Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы театрында – премьера

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театрында, узып баручы сезонның иң көтелгән премьерасы Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" мелодрамасы була. Яңа спектакль биш көн рәттән, ягъни 8 мартка кадәр уйналуга карамастан, билетларның барысы да сатылып беткән. "Мин театр тарихында премьераның тугыз көн рәттән уйналганын хәтерләмим, - ди театрның директоры Россиянең атказанган мәдәният...

Бүген Чаллы татар дәүләт драма театрында, узып баручы сезонның иң көтелгән премьерасы Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" мелодрамасы була. Яңа спектакль биш көн рәттән, ягъни 8 мартка кадәр уйналуга карамастан, билетларның барысы да сатылып беткән.

"Мин театр тарихында премьераның тугыз көн рәттән уйналганын хәтерләмим, - ди театрның директоры Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзерахманов. -Үз сәхнәбездә биш көн уйнаганнан соң, без бу спектакль белән Балык Бистәсе районына дүрт көнлек гастрольләр белән чыгып китәбез һәм анда да, нәкъ Чаллыдагы кебек, бөтен билетлар да сатылып беткән. Тамашачыларның күпсанлы сорауларын истә тотып, без апрель аенда "Язмыш сынавын" алдан планлаштырганча ике мәртәбә түгел, ә җиде мәртәбә уйнарга кирәк дигән карарга килдек."

Әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова үзенең дулкынлануын яшерми. "Беренчедән, актерлар минем хис-тойгыларымны, уй-фикерләремне тамашачыларга ни дәрәҗәдә җиткерә алыр дип борчылам. Икенчедән, "Язмыш сынавы"н сәхнәләштерергә бик талантлы актер, драматург Илдар Хәйруллиннның алынуы өметләндереп тора. Минем аның катнашындагы бик күп спектакльләрне күргәнем бар, бер роле дә мине битараф калдырмады", - ди ул.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер Илдар Хәйруллин әсәрдә аның игътибарын беренче чиратта хатын-кыз язмышы, героиняның характеры, аның бөтен сынауларны җиңә алуы җәлеп иткән. "Язмыш сынавы"ның төп темасы - бу тормышта гаиләдән дә кадерлерәк, ир-ат белән хатын-кызның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәвеннән дә мөһим берни дә юк. "Барысы да күбрәк хатын-кыздан тора. Ул иренә очар өчен канатлар да бирә, алдын-артын уйламыйча аларны сындыра да ала. Бу роман басылып чыкканнан соң миңа күпсанлы укучылардан шактый хатлар килде. Аларны язган кешеләр китап геройларның язмышлары, аларның эш-гамәлләре, тормышка булган карашлары турында фикер йөртәләр. Миңа бу хатлар бик кадерле, аларны кайвакыт алып кабат-кабат укыйм", - ди Зифа Кадыйрова.

Премьера турында тулырак язманы "Шәһри Чаллы" газетасының алдагы саннарында укырсыз.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев