Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы Тольяттида ярминкә үткәрә

Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча "Алга, Татарстан" яңа проектын ачтылар. 23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим...

Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча "Алга, Татарстан" яңа проектын ачтылар.

23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Алар - икмәк, ит продукцияләре, туңдырма, алкогольсез эчемлекләр, шулай ук кием-салым, сумкалар, тун һәм пәлтәләр.
Проектның төп максаты Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен Россия Федерациясе төбәкләренә этәрү дип белдерде Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин . Аның сүзләренчә, бу төрле продукция җитештерүчеләрнең Татарстаннан читтә беренче тапкыр уртак ярминкә уздырулары. "Безнең максат - Татарстан продукциясен республикадан читтә тәкъдим итү. Безнең җитештерүчеләр ярминкәгә бара. Без аларны урын, палатка, сак хезмәте, реклама белән тәэмин итәбез. Алар бары тик саталар гына. Бу аларга хәзерге катлаулы вакытта өстәмә акча эшләү чыганагы", - дип аңлатты Иван Шигин.
Төбәк сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе сүзләренчә, эшмәкәрләр ярминкәдән канәгать калган. Беренче көнне үк 8 предприятиенең 2се бөтен продукциясен диярлек сатып бетергән. Оештыручылар фикеренчә, беренче ярминкәләрдә катнашучыларның тәҗрибәсе ярминкәләр уздыру юнәлешен үстерүгә этәргеч булырга тиеш. Ел ахырына кадәр Сәүдә-сәнәгать палатасы Башкортстан, Пермь крае шәһәрләрендә 40 тан артык компания катнашында 10 күчмә ярминкә планлаштыра, ә киләчәктә чит илләргә бару да күздә тотыла.
"Ярминкәдә үзебезнең продукциягә генә түгел, Татарстанга да реклама ясыйбыз. Башка төбәкләрдәге кулланучылар бездә нәрсә җитештерүләрен, нинди милли ризыклар булуын белергә тиеш. Бу безнең продукция өчен мөһим һәм файдалы", - диде Иван Шигин.
Күргәзмә 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Рәсми ачылу 23 июньгә планлаштырылган. Анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тольятти шәһәре мэры Сергей Андреев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе башлыгы Радмир Беляев һәм Чаллы шәһәре һәм "Кама аръягы" төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев