Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы урамнарына – әкият карарга

Чаллыда Яңа ел бәйрәме уңаеннан әле моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле проект - "Сказки в городе" урам театры тамашасы үтәчәк. Аны шәһәрдәшләребезгә 2 январьдә башкала осталары тәкъдим итәргә исәп тота. Оештыручылар һәм проект авторлары сүзләренчә, артистлар, әкият геройлары, цирк осталары шәһәребезнең паркларында, җәяүлеләр йөри торган урамнарда кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәчәк....

Чаллыда Яңа ел бәйрәме уңаеннан әле моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле проект - "Сказки в городе" урам театры тамашасы үтәчәк. Аны шәһәрдәшләребезгә 2 январьдә башкала осталары тәкъдим итәргә исәп тота. Оештыручылар һәм проект авторлары сүзләренчә, артистлар, әкият геройлары, цирк осталары шәһәребезнең паркларында, җәяүлеләр йөри торган урамнарда кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәчәк.

"Сказки в городе" проекты программасына Мәскәү һәм Казан режиссерлары, рассамнары һәм актерларының 3 уртак постановкасы кергән. Әлеге тамашалар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә махсус әзерләнгән.

Аерым алганда, Константин Хабенскийның ТР башкаласындагы театр студиясе актерлары һәм Мәскәү режиссеры Алексей Шавлов Г.Тукайның "Шүрәле" әкиятенең заманча постановкасын, Казанның Александр Фельдман җитәкчелегендәге "Сдвиг" камера театры "А ты готов встречать Новый год?" спектаклен, Казаннның "Изуми" театры һәм режиссер Алиса Селецкая "Белая сказка" тамашасын, "Высокие братья" урам театры исә "Оле Лукойе" һәм "Куяннар шәһәрдә" спектакльләрен тәкъдим итә.

Кышкы интерактив тамашалар 20-30 минут бара. Чыгышлардан соң актерлар тамашачыларга мандариннар, баллы күчтәнәчләр, Яңа ел бәйрәм чаралары программасы язылган буклетлар таратачак.
Сүз уңаеннан, артистларның чыгышларын шулай ук Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камадада да күреп булачак.

Тамашалар узачак урыннар:

Парк Победы:

15:30-16:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва);

16:30-17:00 -театр «Изуми» (Москва, Казань);

17:30-18:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва).

Парк Сидоровский:

15:30-16:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва);

16:30-17:00 -казанский камерный театр «Сдвиг»;

17:30-18:00 -театр «Изуми» (Москва, Казань);

Бульвар Боровецкий:

15:30-16:00 - театр «Изуми» (Москва, Казань);

16:30-17:00 -уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва);

17:30-18:00 -театральная студия Константина Хабенского (Москва, Казань).

Бульвар Энтузиастов:

15:30-16:00 - казанский камерный театр «Сдвиг»;

16:30-17:00 -театральная студия Константина Хабенского (Москва, Казань);

17:30-18:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва).

ЗЯБ, ост. Бумажников:

15:30-16:00 -театральная студия Константина Хабенского (Москва, Казань);

16:30-17:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва);

17:30-18:00 - казанский камерный театр «Сдвиг».

Площадь Азатлык:

18:30-19:00 - уличный театр «Tall Brothers» & «Высокие братья» (г.Москва);

19:00-19:30 -театральная студия Константина Хабенского (Москва, Казань), казанский камерный театр «Сдвиг», театр «Изуми» (Москва, Казань).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев