Чаллы яшьләренә эш урыннары булдырылды
Укулар бетүгә санаулы гына көннәр калып бара. Алда - күңелле җәйге каникуллар. Кемнәрдер ялларын әби-бабай яки җәйге лагерьларда үткәрсә, икенче берәүләр, шәһәр оешмаларында акча эшләргә планлаштыра. "Укучы һәм студент яшьләренең мәшгульлек үзәге" директор урынбасары Егор Шуганов әйтүенчә, быел 1205 укучы бала эшкә урнаштырылыр дип көтелә. Май аенда 16 укучы эшли...
Укулар бетүгә санаулы гына көннәр калып бара. Алда - күңелле җәйге каникуллар. Кемнәрдер ялларын әби-бабай яки җәйге лагерьларда үткәрсә, икенче берәүләр, шәһәр оешмаларында акча эшләргә планлаштыра. "Укучы һәм студент яшьләренең мәшгульлек үзәге" директор урынбасары Егор Шуганов әйтүенчә, быел 1205 укучы бала эшкә урнаштырылыр дип көтелә. Май аенда 16 укучы эшли башлаган да инде.
"Узган ел белән чагыштырганда, быел укучылар өчен эш урыннары артты, әмма хезмәт хаклары кимеде. 2015 нче елда балалар аена 2900 сум алсалар, быел 2600 сумга гына өмет итә ала. Бу акчага оклад һәм шәһәребзнең "Мәшгульлек үзәгеннән" матди ярдәм кергән. Хезмәт хакы белән эш вакыты да кимеде. Элек ул 2,5 сәгать булса, хәзер 2 сәгать кенә. Укучы балалар күбрәк мәктәп яны территориясендә, шәһәребезнең яшьләр белән эшләүче үзәкләрендә, шәһәр объектлары территориясендә эшлиячәкләр. Без барлык мәгълуматларны уку йортларына җибәреп торабыз. Эшләргә теләге булган балалар үз мәктәпләренә мөрәҗәгать итсеннәр", - ди Егор Шуганов.
Быел шулай ук студентларга да шактый гына хезмәт урыннары булдырылган. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Руслан Харисов әйтүенчә, җәен 85 студотряд тупланыр дип көтелә. Елдагыча яшьләр шәһәребез, республика оешма-предприятиеләреннән тыш Көньяк Сахалинның балык эшкәртү заводында, Россия тимерюлларында проводниклар булып, Краснодар һәм Крым балалар лагерьларында әйдаманнар булып эшли алачак. Хезмәт хаклары исә отряд һәм башкара торган эш төрләренә бәйле икән. Мәсәлән, Сахалинда эшләүчеләр аена 27-30 мең сум акча алачаклар. Бәлки шуңа да әлеге отряд инде тупланган. Балалар лагерьларында эшләүчеләрнеке - 7000-8000 мең. Әмма диңгез янында эшләп ял итү боларны компенсацияли. Стройотрядларда эшләүчеләр 20 меңгә якын хезмәт хакы алачак.
Студотрядларга эшкә керергә теләүчеләр 92-25-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Гомумән, җәйләрен файдалы итеп, акча тупларга уйлаган яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Бары тик укуларны яхшы гына төгәлләп, җиң сызганып эшлисе генә калды.
Альбина Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев