Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы юлларында үлүчеләр кимегән

Узган ел Чаллыда 574 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 9 кешенең гомере өзелгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2 тапкырга кимрәк. Зыян күрүчеләр, имгәнүчеләр саны исә киресенчә арткан. Андыйлар 848 кеше. Шуның 133 е балалар. Кечкенәләрнең күбесе ишегалды юлларында, машина каршына кисәк йөгереп чыгып имгәнә.

Мондый очраклар 40 процентны тәшкил итә. ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә һәлакәтләрне кисәтүдә юлларның төзек булуы да мөһим. "Үлүчеләр саны кимү нәкъ менә шуның белән дә бәйли", - ди Чаллының баш автоинспекторы Радий Кадиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев