Шəhри Чаллы

Чаллыда 25 сентябрьдән җылы бирә башлыйлар

Шәһәребездә 2017 нче - 2018 нче елның көзге-кышкы чоры өчен җылыту сезоны башлана. Бу уңайдан Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты карар кабул итте. Әлеге документта, расланган температура графигы бунча - торак фонды, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, мәдәният, социаль яклау һ.б. индивидуаль автоматлаштырылган җылылык пунктлары (АИТП) булган объектларда, җылык бирүне...

Шәһәребездә 2017 нче - 2018 нче елның көзге-кышкы чоры өчен җылыту сезоны башлана.

Бу уңайдан Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты карар кабул итте. Әлеге документта, расланган температура графигы бунча - торак фонды, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары, мәдәният, социаль яклау һ.б. индивидуаль автоматлаштырылган җылылык пунктлары (АИТП) булган объектларда, җылык бирүне автоматлаштырылган режимга кучерергә кирәк.

Мондый система ярдәмендә җылытылмаган объектларга 25 нче сентябрьдән җылы бирә башлана.

Сәнәгать предприятиеләренә һәм аерым оешмаларга җылылык бирү, мөрәҗәгать итү буенча башкарылачак.

Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм аларның җитәкчелеге, шулай ук күпфатирлы йортларның идарә компанияләренә җылылык җибәрү һәм аның сыйфаты буенча тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: