Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 5 меңнән артык гаилә җир алырга чират тора

Республикабызда күп балалы гаиләләргә 27 203 җир кишәрлеге бирелгән. Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2017 елның 15 февраленә күп балалы гражданнардан алынган гаризалар буенча исемлеккә 39 806 гаилә кертелгән. Шуларның 9 273е - Казаннан, Чаллыдан - 5 263е.

Татарстан буенча, Казанны һәм Чаллыны да кертеп, кадастр исәбенә 30 772 җир кишәрлеге куелган. Казанда кадастр исәбендә - 2 953, Чаллыда 2 622 җир кишәрлеге билгеләнгән. Татарстан районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 27 203 җир кишәрлеге бирелгән.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев