Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда “АК БАРС" банк ябыла дигән хәбәр таралган

Чаллыда "АК БАРС" Банкның лецензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды. Бу банкның банкоматлары һәм офисларында туган проблемалар белән бәйле булып чыкты. Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә бу турыда язганнар. Тиз арада "АК БАРС" Банк эшне...

Чаллыда "АК БАРС" Банкның лецензиясен алалар икән дигән хәбәр таралды. Бу банкның банкоматлары һәм офисларында туган проблемалар белән бәйле булып чыкты. Оешманың матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәнчә бу ялган хәбәр һәм ул кәрәзле челтәр аралашу җайланмаларыннан таралган. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә бу турыда язганнар.

Тиз арада "АК БАРС" Банк эшне җайга салган: банкоматларда акча җитәрлек, офислар гадәти режемда эшли икән.

Банкның финанс күрсәткечләре яңартылган: беренче яртыеллыкта быел банк 357,6 миллион сум табыш алган. Акча әйләнеше тотрыклы икән. "АК БАРС" Банк халыкны ялган хәбәрләргә ышанмаска чакыра. Халык исеменнән "АК БАРС" ка шуны әйтә алабыз, шик-шөбһә тудырмас өчен банк хезмәтләреннән файдаланганда төгәл һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев