Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда акча биреп торучы оешманы талаганнар

Чаллыда "Срочно деньги" кечефинанслау оешмасына хөҗүм итеп акча талаганнар. Элеге оешманың ГЭС бистәсендә урнашкан офисына пычак белән коралланган ир кеше килеп керә һәм кассирны куркытып 37 мең сум акчаны алып кача. Хәзер тикшерүчеләр күзәтү камералары төшергән видеоязмаларны алып каракның кем икәнлеген ачыклыйлар. Автокалада акча биреп торучы оешмаларга һөҗүм итү очрагы...

Чаллыда "Срочно деньги" кечефинанслау оешмасына хөҗүм итеп акча талаганнар. Элеге оешманың ГЭС бистәсендә урнашкан офисына пычак белән коралланган ир кеше килеп керә һәм кассирны куркытып 37 мең сум акчаны алып кача. Хәзер тикшерүчеләр күзәтү камералары төшергән видеоязмаларны алып каракның кем икәнлеген ачыклыйлар.

Автокалада акча биреп торучы оешмаларга һөҗүм итү очрагы узган ел да булган иде. Яңа шәһәрнең 9нчы бистәсендә битлек кигән берәү травматик пистолет белән янап 7300 доллар алып киткән иде. Аны быел Новороссийск шәһәрендә тоттылар.Явыз каракны 8 елга ирегеннән хөкем иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев