Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда «Ел студенты 2017» не сайладылар

Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр. "Ел студенты"нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган. "Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге...

Бәйге 23 нче январь көнне шәһәрнең тантаналар сараенда үтте.Нәкъ менә әлеге көнгә туры килүе дә очраклы түгел, чөнки 25 январь Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр.
"Ел студенты"нда барысы 51 укучы катнашкан. Шулар арасыннан, жюри әгъзәләре 32 финалистны сайлап алган.
"Гран-при номинациясе» 2016 елдан бирелеп килә, быел исә ул Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Алексей Володинга бирелде. Ул, күләме 33 меңне тәшкил иткән, Әлфия Когогина исемендәге стипендиягә ия булды. Бүләкне җиңүче дәүләт думасы депутаты Әлфия Гөмәровна үзе тапшырды. «Хөрмәтле студентлар, сезне барыгызны да якынлашып килүче Студентлар көне белән тәбрик итәм. Сезнең алган белемнәрегез, ирешкән дәрәҗәләрегез алдагы тормышыгызда юл күрсәткече булсын. Чын күңелемнән рәхмәт сүзләрен укытучыларга, әлеге конкурсны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә",- диде Әлфия Когогина.
Алексей Володин 2015 елда шәһәрдәге студентлар советын җитәкләгән, 2016 елда Татарстан республикасының яшьләр хөкүмәте составына кергән.
"Ел студетны 2017" дә катнашучыларга бәяне дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Надежда Абдрахманова, шәһәрнең студентлар советы җитәкчесе Давид Арушанян, "Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, "Татарн-информ" мәгълүмәт агентлыгы корреспонденты Евгений Сироткин һ.б. бирде.
Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
"Яр Чаллы- студентлар шәһәре. Бездә барысы 30 меңнән артык студент яши һәм белем ала.Күз алдыгызга китерәсезме, бу "КАМАЗ" заводында эшләүчеләр саныннан бераз гына азрак". Студентлык чоры- иң матур, якты вакыт.Сезнең алдыгызда меңләгән мөмкинлекләр ята, аларны күрә генә белергә кирәк. "Ел студенты" нда катнашкан барлык студентларны да чын күңелмнән котлый. Бу бәйге сезгә алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә этәргеч булсын.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев