Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда эшләнгән җайланма яшь хоккейчыларга шәп бүләк!

Танылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыда кәшәкәләр эшәп чыгаручы "ЗаряД" заводын ачканын һәр кеше беләдер. Әле ул Казанда "Победный бросок" исемле Хокей Үзәге ачты, бу спорткорылмасың Россиядә тиңе юк. Биредә яшь хоккейчылар 300 квадрат метр синтетик боз өстендә 7 мәйданчыкта алкабелән идарә итәргә, аны ничек уен вакытында йөртергә өйрәнәләр, ясалма чирәм...

Танылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыда кәшәкәләр эшәп чыгаручы "ЗаряД" заводын ачканын һәр кеше беләдер. Әле ул Казанда "Победный бросок" исемле Хокей Үзәге ачты, бу спорткорылмасың Россиядә тиңе юк. Биредә яшь хоккейчылар 300 квадрат метр синтетик боз өстендә 7 мәйданчыкта алкабелән идарә итәргә, аны ничек уен вакытында йөртергә өйрәнәләр, ясалма чирәм өстендә футбол уйныйлар, тренажер залында көчләрен , җитезлекләрен арттыралар һәм уку сыйныфында хоккей серләренә төшенәләр. Шушы көннәрдә яшь хоккейчылар өчен махсус тренажер барлыкка килде. Аны Чаллыда ясадылар. Кзыклы җайланма кәшәкә һәм алка белән оста идарә итәргә күнекмәләр бирә. Атаклы хоккейчы дриблинг дип аталган бу агрегатны мазсус заказ белән КАМАЗ заводларының берсендә эшләткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев