Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда халыкара бәйге башланды

Чаллы шәһәрендә билбаулы көрәш буенча һәм төрекмән халкының "Горәш"дип аталган бил алышу бәйгесе- дөнья чемпионаты башланды. Ярышлар Чаллының Боз сараенда уза. Быел татарстанлылар аерым команда булып чыгыш ясамый. Биредә бары Россиянең ике командасы гына булачак. Рәсми мәгълүматлар буенча россиялеләр составында 38 спортчы бар. Шуның 12се - Татарстаннан. Аерым алганда, билбаулы...

Чаллы шәһәрендә билбаулы көрәш буенча һәм төрекмән халкының "Горәш"дип аталган бил алышу бәйгесе- дөнья чемпионаты башланды. Ярышлар Чаллының Боз сараенда уза.

Быел татарстанлылар аерым команда булып чыгыш ясамый. Биредә бары Россиянең ике командасы гына булачак. Рәсми мәгълүматлар буенча россиялеләр составында 38 спортчы бар. Шуның 12се - Татарстаннан. Аерым алганда, билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Динар Кәримуллин белән Булат Мусин көрәшәчәк. Татарча көрәшкә якын булган классик төрдә исә Эмиль Җиһаншин, Ренас Кәлимуллин, Дамир Адиятуллин, билбаулы көрәш буенча Россиянең Атказанган спорт осталары Раил Нургалиев һәм Илдар Аббасов көрәшәчәк. Шулай ук кызлар да шактый: Алена Калугина, Екатерина Бусова, Замира Әхмәдова, Римма Садыйкова, Камилла Елисеева да дөнья чемпионы титулына дәгъва кылачак.

Халыкара ярыш ике көн буе үтә. Анда катнашырга Яр Чаллыга 40 дәүләттән 300 дән артык спортчы килде. Алар Израиль, Конго , Казахстаннан, Төрекмәнстаннан, Кытайдан, Яңа Зеландиядән, Ямайкадан һәм башка илләрдән.

Спортчылар билбау көрәшендә 19 үлчәү категориясендә чыгыш ясаячаклар. Шушы категорияләрнең берсендә хатын-кызлар да көрәшәчәк. Ә инде төрекмән көрәшендә бил алышучылар 13 үлчәү категориясенә бүленә. Ярышларны тамаша кылу бушлай. Җиңүчеләргә бик саллы бүләкләр әзерләнгән. Оештыру комитеты әлегә моны сер итеп тота.

Бүген 28е дөнья чемпионатында ярышларны ачу тантанасы булды һәм ирекле стиль буенча бәйге узды. Иртәгә 29 октябрьдә исә башта Гореш төре, аннан соң татарча милли көрәштә батырлар бил алышачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев