Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда инженерлар мәктәбе ачылды

30 нчы гомум белем бирү учреждениесе 2016 елның 1 сентябрендә ачылган иде. Бүгенге көндә ул алдынгылар сафында баручы мәктәпләрнең берсе. Кичә исә биредә тагын бер зур вакыйга булды. Биредә шәһәрдә бердәнбер инженерларны укыту мәктәбе ачылды. Бу мәгариф учреждениесе өчен генә түгел, ә шәһәр үсеше өчен дә зур бер этәргеч булып...

Булачак инженерларны әзерләү өчен биредә бар шартлар да тудырылган: лаборатор эшләрне башкарыр өчен цифрлы махсус сыйныф бүлмәләре бар, информатика кабинетында "Робот-Лего" һәм 3D форматлы принтерлар урнаштырылган, шулай ук, китапханәләрдә барлык китапларның да электрон форматлары әзер, укучыларның өстәлләре компьютер һәм планшетлар белән җиһазландырылган. Болар барысы да мәктәп базасында инженерларны әзерләүче сыйныфлар булдыруга этәргеч булып торалар. Ул гына да түгел, бүгенге көндә шәһәребездә мондый сыйныфлар булдыру актуаль мәсьәләләрнең берсе. Чөнки, Чаллыда техник югары уку йортларына керер өчен алдан үткәрелә торган әзерлек курслары юк. Шул исәптән, бүгенге көндә, шәһәребез заводларына үз эшенең остасы булган инженерлар җитми.

Әлеге һөнәр ияләрен әзерләү мәктәбен ачуда шәһәр башкарма комитетының, "КАМАЗ" заводы һәм "КНИТУ-КАИ" уку йортының өлеше зур. Шулай ук, Чаллы Кванториумы да булышлык күрсәткән.

Инженерлык профиле буенча укучы 7 нче һәм 8 нче "И" сыйныф укучылары, беренче чиратта, физика, математика һәм информатика фәннәрен тирәнтен үзләштерәчәк. Шулай ук, "КАМАЗ" тарафыннан кызыклы интерактив программалар үткәрү, заводта үз эшенең остасы булган инженерлар белән очрашу, балаларга һәм аларның әти-әниләренә экскурсияләр оештыру тәкъдим ителә. Моннан тыш, укучылар атнага ике тапкыр шәһәребез Кванториумына барачак. Бүгенге көндә алар, әлеге белем бирү үзәге укытучылары белән берлектә, "Битва роботов" һәм "Мин - мастер" дип аталган бәйгеләргә әзерләнәләр. Анда җиңүчегә 500 мең сум күләмендә бүләк каралган.

7 нче һәм 8 нче сыйныфлардан тыш, башлангычлар да инженер эшчәнлегенең серләренә төшенәләр. Мәсәлән, 4 нче класс укучылары "Школьное конструкторское бюро» дип аталган түгәрәккә йөриләр.

Мәктәп тарафыннан укучыларның әти-әниләре арасында "Инженерларны укытучы класслар булдыру" турында сораштыру үткәрелгән. Аларның 92% бу юнәлешне бик кирәкле дип тапкан. 74% әти-әниләр, мондый классларда укып, балалар көндә үзләренә файдалы булган яңадан-яңа мәгълүмат алачаклар дип җавап биргән.

7 нче һәм 8 нче "И" инженерларны укыту сыйныфларын ачу тантанасында шәһәребез хакиме Наил Мәһдиев, Сергей Когогин һәм Альберт Гыйльметдинов та катнашты. "Хөрмәтле укучылар, укытучылар, сезне барыгызны да бүгенге истәлекле көн, инженерлар әзерләүче мәктәп ачылуы белән тәбрик итәм. Бу әлеге мәгариф учреждениесе өчен генә түгел, "КАМАЗ" заводы, гомумән, шәһәребез өчен дә бик мөһим проект. Ул шәһәребез үсешенә ныклы бер этәргеч бирәчәк. Шушы залда югары квалификацияле инженерлар, "КАМАЗ" заводының булачак директорлар утыруына мин чын күңелемнән ышанам", - диде Наил Гәмбәрович.

Инженерларны әзерләүче 60 мәктәп укучысына да "КАМАЗ" тарафыннан ясалган түш билгеләре тапшырылды. Мәктәп, завод һәм югары уку йорты арасында төзелгән әлеге проект, киләчәккә ышанычлы кадрлар әзерләү һәм шәһәребез үсешен ныгыту өчен төпле бер адым булып тора.

Эльвира Гайнетдинова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев