Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар зур күтәренкелек белән башланып китте

Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады. Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында -49, Үзәк районында - 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә. Яңа шәһәрнең 60нчы...

Иртән бирле дулаган коточкысыз буран сайлауга барыручыларга һич комачау итә алмады.

Автоградта тавыш бирү өчен 173 участок үз вакытында эшен башлап җибәрде. Шәһәрнең Комсомол районында -49, Үзәк районында - 67, Автозавод районында 57 сайлау участогы урнашкан. Иртәнге сәгатьләрдә тавыш бирергә күбрәк өлкән яшьтәгеләр, урта буын вәкилләре килә.

Яңа шәһәрнең 60нчы санлы мәктәбендә барысы 10 сайлау участогы эшли. Биредә Чаллының иң күп кеше яшәгән алты бистәсе халкы тавыш бирә.

Ә менә ак каланың Пушкин пролицее бинасында урнашкан 2096нчы сайлау участогында бюллетененны халык чират торып ала. Сайлаучыларның кәефе күтәренке. Бинаның беренче катында буфет та эшли. Хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый.

Түрәләрдән иң беренче иртәнге сәгать сигездә үк Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин 22 нче мәктәптә урнашкан 2106 санлы сайлау участогына тормыш иптәше Лилия ханым белән килеп тавыш бирде. Ул :

-Мин тотрыклылык, илебезнең иминлеге һәм көчле Ватаныбыз өчен тавыш бирдем," дип белдерде.

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар активлык белән дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев