Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Салават узышлары үтә (фотолар)

Чал­лы ип­под­ро­мын­да Са­ла­ват Ку­бо­гы­ның 21нче ярыш­ла­ры бара. Көн җы­лы бул­гач бы­ел спорт­ның бу тө­рен яра­ту­чы­лар күп кил­гән. Ярыш­лар Рос­сия һәм Та­тар­стан чем­пи­о­на­ты­ның сай­лап алу ту­ры кы­са­ла­рын­да үтә. Ан­да кат­на­шу­чы­лар старт кер­тем­нә­рен га­дәт­тә­ге­чә Чал­лы­ның ятим­нәр йор­ты­на тап­шыр­алар.

Спорт­чы­лар "На­ци­о­наль­ный", "A-1600" дип исем­лән­гән узыш­лар­да көч сы­нашалар. Кыш­кы трек ярыш­ла­рын ачу­да шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, Та­тар­стан­ның спорт һәм яшь­ләр эш­лә­ре ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Хә­лил Шәй­хет­ди­нов кат­наш­ты. На­ил Гам­бәр улы ел са­ен ярыш­лар уз­ды­рып, да­и­ми рә­веш­тә ятим­нәр йор­ты­на бу­лыш­ка­ны өчен Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Са­ла­ват Фәт­хет­ди­нов­ка рәх­мәт әйт­те. Спорт­чы­лар­га уңыш­лы старт­лар, ә та­ма­ша­чы­лар­га кү­ңел­ле ял те­лә­де.

Ип­под­ром­га ки­лү­че­ләр­нең ялы чын­нан да бик кү­ңел­ле һәм ма­вык­тыр­гыч үтә. "Без ел са­ен бу ярыш­лар­ны ка­рый­быз. Көн җы­лы бул­гач, бы­ел та­ма­ша­чы­лар күп кил­гән", - ди шә­һәр­дә­ше­без Айдар Шәмсетдинов.

Ярышлар инде ахырына якынлашып килә. Җиңүчеләргә кубок-дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылачак. Аларның ияләре белән тулырак иртәгә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X