Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда салымнар түләү хисабыннан 23 миллиард сум керем кергән

Татарстан республикасы салым идарәсенең Чаллы шәһәре буенча бүлеге быел җир, торак, транспорт салымнарын түләү вакытын 1 декабрьгә кадәр билгеләде...Татарстан салым идарәсенең Чаллыдагы бүлек җитәкчесе Лилия Низам кызы Гатина сүзләренә караганда, Чаллыда соңгы тугыз айда барлык төр салымнар түләү хисабыннан бюджетка барлыгы 23 миллиард сум керем кергән.

Әлеге күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 23 процентка яхшырак. Керемнәрнең 6 миллиард сумы республика казнасына, 14 миллиарды федераль бюджетка юлланган. Чаллы казнасында 2 миллиард 300 миллион сумы калачак.

Илдә икътисадый кризис булуына карамастан, халык, узган ел белән чагыштырганда, быел салымнарын тизрәк һәм вакытында түли. Шул исәптән шәхси затларга билгеләнгән салымнар буенча да вәзгыять яхшы (шәхси затларга билгеләнгән салым күләме барлык салымның 59 процентын тәшкил итә).

Республика буенча салым идарәләре "конвертлы" хезмәт хакларына каршы көрәш алып бара. Бу нисбәттән, Чаллы салым идарәсе дә калышмый. Беренче чиратта, керемнәре шактый була торып та, хезмәткәрләренә уртача хезмәт хакы күләменнән кимрәк акча түләгән оешмалар шик астына алына. Шулай ук яшәү ихтыяҗыннан әзрәк хезмәт хакы түләүче шәхси оешмалар тикшерелә. Тикшерү эшләренең нәтиҗәләре дә бар: Татарстан казнасына өстәмә - 125 миллион, шәһәр казнасына 32 миллион сум керем кергән.

Милек салымнарын 1 декабрьдән дә соңармыйча түләргә кирәк. Әлегә түләмәүчеләр дә шактый. Монда төрле сәбәп булырга мөмкин. Мөмкинлекләре булмаудан тыш, салым юлламасының тиешле адреска килеп ирешмәве, электрон вариантта килеп, кеше аны күрмичә, салымнары турында белми калуы һәм башкалар.

Чаллы шәһәре салым идарәсенең салым түләүчеләр белән эшләү буенча бүлек идарәсе җитәкчесе Нәзирә Назиф кызы Шәрифуллина сөйләвенә караганда, түләү кәгазе бөтен кешегә дә җибәрелмәскә мөмкин. Рәсәй федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән кешеләргә салым түләү кәгазе электрон вариантта юллана. "Физик затларның шәхси кабинеты"нда теркәлгән шәһәрдәшләргә бердәм салым хәбәрләре шушы бердәм электрон сервис аша гына җиткерелә.

- Бу сервистан файдалану өчен алынган паролегезне оныткан очракта яисә яңа пароль кирәк булганда, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Электрон түләү хәбәрләре сайтта 15 октябрьдән башлап барлыкка килде, - дип аңлата Нәзирә Шәрифуллина.

Лилия Гатина әйтүенчә, электрон юл белән салым түләү ысулы бүгенге көндә камилрәк тә эшли икән әле. Почта бүлекчәләре аша җибәрелә торган салым хәбәрнамәләре белән еш кына кыенлыклар туа. Кемгәдер ул хәбәрнамәләр бөтенләй килми, кемгәдер, киресенчә, берәү урынына икене җибәргәннәр. Шунысы да бар: почта бүлекчәләрендә салым түләү кәгазен кешегә шәхсән үзе килгән очракта гына тапшыралар. Туганына, якын кешесенә бирмиләр. Хәтта кирәкле документларны күрсәткән очракта да. Менә шунда проблема туа да инде. Кеше бүтән шәһәрдә, укуда, чит илдә, хәрби хезмәттә булса нишләргә? Ул мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән. Бүгенге көндә Чаллы почталары тарафыннан салым түләү турында хатларның өчтән ике өлеше генә таратылган. Ә Татарстан буенча әлеге күрсәткеч - 80 процент. Чаллы Татарстан күрсәткеченнән әзрәк калыша

Салым идарәсенә турыдан- туры мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Асылда нинди дә булса проблема туган очракта киләләр. Мәсәлән, лаеклы ялдагы Роза Фәттахова хәбәрнамәләрне шәхсән үзе барып алырга булган. Юрий Пономаревка берьюлы ике квитанция килгән. Ике машина өчен түләргә кушканнар.

- "2331" маркалы машинаны мин 2014 елда ук сатып җибәрдем инде, - дип сөйли ул. - Хәзер "Дэу Матис» машинасында йөрим. Барлык салымнарны да түләдем. Ни өчен миңа ике ел элек сатып җибәргән машина өчен быел тагын түләтәләр икән? Шунысы аңлашылмый.

Ольга Галләмова салым түләү турында бернинди дә хәбәрнамә килмәгәч, туры идарәгә килергә булган.

- Узган елларны июль аенда ук килә торган иде. Инде түләү вакыты чыгып бара, һаман килмәде. Шуңа йөрәгем түзмәде, килеп җиттем, - дип аңлата Ольга ханым.

Әйе, аңлашылмый торган сораулар бар әле. Андый очракта Ольга ханым кебек идарәгә килеп, мәсьәләне урында ук хәл итү зарур. Түләү кәгазе килмәде, дип сөенерсең дә сөенүен, аннары түләү вакыты чыгып, штраф та сугып куярга мөмкиннәр. Суд салым түләмәүне раслап карар чыгарса, кешегә тагын бер дәүләт салымы түләргә туры киләчәк. Суд приставлары карарыннан соң булган салым бурычына өстәп 7%ка кадәр штраф түләү каралган. Суд приставлары сайтында "бурычлы" мөһере сугылган кеше чит илләргә чыга алмаячак, аларга банклар кредит бирүдән баш тартачак. Шуңа күрә, уйларга җирлек бар.

Чаллы халкы өчен тагын бер мәгълүмәт: 18-19 ноябрь көннәрендә Татарстанның барлык салым идарәләрендә, шул исәптән автокалада да, "Ачык ишекләр көне" үткәрелә. Салым түләүче һәр кеше килеп ул көнне салым идарәсе хезмәткәрләренә үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, салымыңны түләп, тыныч йоклауга ни җитә?! Минем белән килешерсез дип уйлыйм.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев