Чаллыда суыткычлар җитештерү заводын ябалар
Чаллыда әле апрель аенда гына эшли башлаган Haier суыткычлар җитештерү заводын вакытлыча ябарга мөмкиннәр.
Роспотребнадзорның ТР бүлеге моны эш урыннарында аеруча эссе булган өчен таләп итә. Алар белдерүенчә нормадагы 18-27 градус җылылык урынына биредә 31,2 дән 34,8 градус эсселек икән. Бу шартларда эшләү рөхсәт ителми.Яр Чаллы шәһәр суды тиз арада әлеге мәсьәләне тикшерәчәк. Алдан фаразлаганча «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» компаниясенең эше өч атнага туктатылып торылыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев