Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда төп шәһәр чыршысы утларын кабызды

Чаллыда төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы булды. Ул шәһәрнең үзәгендә "Азатлык" мәйданында урнашкан. Аңа кадәр ике сәгать алдан Сидровка һәм Зяб бистәләрендә, Тукай яр буе районында район чыршыларын кабызу бәйрәме булган иде. Төп чыршы янындагы чара "Безгә яңа ел ашыга" исемле программа белән башланып китте. Соңыннан "Автоград яңа ел утларын...

Чаллыда төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы булды. Ул шәһәрнең үзәгендә "Азатлык" мәйданында урнашкан. Аңа кадәр ике сәгать алдан Сидровка һәм Зяб бистәләрендә, Тукай яр буе районында район чыршыларын кабызу бәйрәме булган иде.

Төп чыршы янындагы чара "Безгә яңа ел ашыга" исемле программа белән башланып китте. Соңыннан "Автоград яңа ел утларын кабыза" дигән театралләштерелгән тамаша бик күңелле үтте. Быел анда беренче тапкыр татар Кыш бабае һәм Кар кызы тамашачыларны сәламләделәр.

Чаллыларны якынлашып килүче яңа 2017 ел белән хаким Наил Мәһдиев тәбрикләде:

-Узып баручы 2016 ел безнең өчен аеруча истәлекле булды,- диде ул- без бик күп яхшы эшләр башкарырга өлгердек. Шәһәребезне төзекләндердек, матурлаттык, яңа корылмалар төзеп халыкка файдалануга тапшырдык. Сезгә, тырыш хезмәтегез, түземлегегез, оптимиктик рухта булганыгыз өчен рәхмәт!

"Азатлык" мәйданында һәм башка район чыршылары янында бәйрәм кич буе дәвам итте.Ә бүген исә төп чыршы янында һәм Сарман трактында "Яңа ел казы" ярминкәләре гөрли. Чаллыда 14 районнан һәм төрле төбәкләрдән килгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм фермерлар сәүдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X