Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда тукталышлардагы сәүдә киосларын сүтәчәкләр

Чаллы проспектларыннан һәм урамнарыннан сәүдә киоскларын сүтәчәкләр. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты кыш көне үк рәсми карар чыгарган иде. Эшмәкәрләр аны санга сукмадылар, сәүдә нокталарын башка урыннарга күчермәделәр. Хәзер инде махсус ялланган сүтүчеләр эшкә тотыначаклар. Бу шәһәр урамнарын ямьсезләп торучы корылмалар шәһәрнең капиталь төзелеш планына кермәгәннәр, проект белән дә төзелмәгәннәр....

Чаллы проспектларыннан һәм урамнарыннан сәүдә киоскларын сүтәчәкләр. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты кыш көне үк рәсми карар чыгарган иде. Эшмәкәрләр аны санга сукмадылар, сәүдә нокталарын башка урыннарга күчермәделәр. Хәзер инде махсус ялланган сүтүчеләр эшкә тотыначаклар. Бу шәһәр урамнарын ямьсезләп торучы корылмалар шәһәрнең капиталь төзелеш планына кермәгәннәр, проект белән дә төзелмәгәннәр.

Иң беренче Чаллының үзәк Тынычлык проспектындагы киосклар юкка чыгачак. Болар "Райсполком", "Ершов урамы", "Курчак театры" һ.б.лар. Аланы шәһәр читендәге төзелеш материаллары базасы янына илтеп куячаклар. Сәүдә киоскларын алып ташлагач бу урыннарны матур итеп төзекләндерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев