Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда төзелешләр гөрли

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев капиталь төзекләндерү һәм яңа төзелә торган объектларда булып, алардагы эш барышы белән танышты. Башта ул суд бинасы төзелешен карады. Әлеге объектка, федераль максатчан программа буенча, 291 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә биредә диварлар төзелгән, тышкы эшләр дәвам итә. Шулай ук су, канализация үткәрәсе бар.

Барлыгы 80 миллион сумлык эш башкарылган. Агымдагы ел ахырына барлык эшләр дә тәмамланырга тиеш. Әмма бинаны файдалануга тапшыру 2018 ел башында гына булыр диләр, чөнки документларны рәсмиләштерергә билгеле бер вакыт кирәк. Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов әйтүенчә, 45 судья составының 24е яңа бинага күчәчәк. Биредә гражданлык коллегиясе булыр дип көтелә.

Рейдтагы икенче объект - 25нче бистәдәге 33нче мәктәп. Ул 1979 елда файдалануга тапшырылган иде. Мәктәпне капиталь төзекләндерүгә республика казнасыннан 52 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 40 миллион сумлык эш башкарылган инде. Төзекләндерү эшләре укучыларның дәресләренә комачауламый. Биредә төзекләндерү 1 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш. Төзүчеләр монда үз акчаларына актлар залында һәм ашханәдә дә ремонт ясыйлар икән.

ГЭС бистәсендәге "Йолдыз" балалар бакчасы капиталь ремонтны 46 ел "күрмәгән". Биредә тәрәзәләр җимерелә башлаган... Ә хәзер пластик тәрәзәләр куелган, коммуникацияләр алмаштырылган, бакча матур итеп буялган. Аны төзекләндерүгә 24 миллион сум акча бирелгән.

Узган ел капиталь төзекләндерү республика программасы буенча 8 мәктәп яңарды, быел исә әлеге программага 3 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы керде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, һәр бакчага мәҗбүри исемлектә булмаган эшләрне башкарыр өчен шәһәр бюджетыннан бишәр миллион сум акча бирелүен әйтте. Моңа өстәп яңа җиһазлар алыр өчен һәр бакчага берәр миллион сум акча бүленгән.

36нчы бистәдә төзелә торган яңа мәктәп шәһәрнең горурлыгына әйләнергә тиеш. Ул Чаллыда гына түгел, илебездә дә иң зур мәктәп булачак. Аның мәйданы 25 мең квадрат метр, 1224 балага исәпләнгән. Моңа кадәр Чаллыда иң зур булып 35нче мәктәп саналган. 41нче яңа мәктәптә 2 спорт зал, 2 бассейн, 560 урынлы актлар залы булачак. Бүгенге көндә биредә 400 миллион сумга якын эш башкарылган инде. Әлеге объект төзелешенә 900 миллион сум акча бирелгән. Яңа мәктәпне 2017 елның 1 сентябрендә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев