Шəhри Чаллы

Чаллыда яңа автобуслар йөри башлаячак

Чаллыда шәһәр маршрутлары буенча йөри торган яңа автобусларны тәкъдим итәләр. "Чаллыда пассажирларны йөртүне камилләштерү өчен уртача зурлыктагы автобусларны карыйбыз. Шәһәрнең кайбер маршрутларына шундый автобуслар кирәк", - ди башкарма комитетның транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов. РариТЭК компаниясе "Vector Next" автобусы тәкъдим итте. Ул Павлов автомобиль заводында эшләнгән. Аңа 53...

Чаллыда шәһәр маршрутлары буенча йөри торган яңа автобусларны тәкъдим итәләр. "Чаллыда пассажирларны йөртүне камилләштерү өчен уртача зурлыктагы автобусларны карыйбыз. Шәһәрнең кайбер маршрутларына шундый автобуслар кирәк", - ди башкарма комитетның транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы Руслан Ибраһимов. РариТЭК компаниясе "Vector Next" автобусы тәкъдим итте. Ул Павлов автомобиль заводында эшләнгән. Аңа 53 кеше сыя. Яңа автобусларны сатып алу мәсьәләсен пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче предприятиеләр хәл итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: