Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда юллар тәүлек буена чистартатыла

Илебезнең ике төп бәласе бар, диләр. Юллар - шуларның берсе. Яңа елның беренче көннәре дә әлеге проблеманың 2017 елда да актуаль булуын дәлилләде. Шәһәрдәшләребез интернет челтәрләрендә һәм "Халык контроле" дәүләт хезмәте аша чистартылмаган юлларга зарланып шактый гына ачулы хәбәрләр калдырды. Редакциябезгә дә шул проблема белән шалтыратучылар шактый иде.

Ильяс Хәсәнов, 27 яшь: "Проспектларны яхшы чистарталар, тел-теш тидерерлек түгел. Әмма йортлар арасындагы юлларда машина бата. Мин яшәгән Яр Чаллы проспектындагы 22 нче йорт янында, гомумән, техника бер тапкыр гына йөреп чыкты. Анда да тирән тәгәрмәч эзләре калды".

Диләрә Зарипова, 31 яшь: "40 нчы комплекста яшибез. Шөкер, өй арасындагы юлларны чистартып кына торалар. Ишегалдын җыештыручыларга рәхмәт. Ә менә Усманов урамы буенча юллардан йөрерлек түгел. Аларны да чистартып торсалар бик яхшы булыр иде".

Наил Халиков, 24 яшь: "Мин эш буенча машинада еш йөрим. Әмма парковка урыныннан ук бата-бата чыкканда барлык кәефләр төшә. Еш кына андый кузгалулардан соң машина эчендә янган сцепление исе дә тарала. Ә бу ремонт белән яный, димәк, өстәмә чыгымнар көтә. Шуңа да юллар чисталыгына игътибарлырак булсыннар иде".

Любовь Шигапова, 58 яшь: "Минем кебек өлкән яшьтәгеләр өчен җиңел түгел. Нишләп чистартмыйлар? Акчаны да түләп торабыз югыйсә".

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов әйтүенчә, яңа елның җиде көн эчендә генә дә бер айлык кар яуган. Моңа карап җылылык, су, электр һәм газ системаларында өзлегүләр һәм аварияләр булмады. Әмма юлларда көртләр хасил булды.

- Шәһәр урамнарын чистартуга көн саен 80нән арттык төрле махсус техника чыга: кар төягечләр, грейдер, тракторлар, КАМАЗлар һәм 80ләп эшче. Алар көненә 250ләп рейс ясыйлар. Явым-төшемле көннәрдә, көн җылытып бозлавыклар хасил булмасын өчен, юлларны себереп йөрделәр. Хәзер җыелган кар көртләрен машиналарга төяп шәһәрдән чыгару белән мәшгульбез. Гомумән, автомобиль юллары предприятиесеннән 88, идарә компанияләреннән 53 берәмлек техника эшли. Аларга 1200гә якын урам себерүче дә булыша. Бүгенге көндә йорт ишегаллары юлларын кардан чистарту буенча график төзедек. Шуның буенча эшлибез, - дип аңлатты Рафаил Кыямов.

Әмма еш кына техникага ишегалдына калдырган машиналар комачаулый. Шәһәрдәшләребезне алдан ук чистартасы проспектлар, урамнар турында хәбәр итеп торсалар да, мөрәҗәгатьләргә колак салмаучылар күп. Бу исә чистарту эшендә тоткарлыклар тудыра. Бу хакта 45нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Илдус Котдүсов та сөйләде:

- Мин бәйрәм көннәрендә дә эшкә чыккан идем. Ишегалды юлларын чистарттык. Йорт подъездларына машиналарны алып кую турында белдерүләр элеп куйдык. Әмма алар бик тиз арада юкка чыктылар. Нәтиҗәдә, ишегалды юлларын чистарталмый калдык. Бүген тагын белдерүләр элеп чыгачакбыз. Җомга көнне 45/13 һәм 45/14 йорт яннарын кардан арындырачакбыз. Техника киләчәк. Шуңа да шәһәрдәшләребездән машиналарын алып куюларын сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте рәис.

Рафаил Кыямов әйтүенчә, әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен ярдәмгә ЮХИДИ хезмәткәрләрен һәм хокук сакчыларын җәлеп иткәннәр. Алар калдырып киткән машиналарның хуҗаларын барлап, автомобильләрне алып куярга кушалар. ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Илдар Әюпов әйтүенчә, гамәлдәге РФ законнары нигезендә, машина йөрү юлында калдырып киткән автомобиль башка транспортка комачаулык тудырса, аның хуҗасына карата 2000 сум күләмендәге административ штраф каралган. Моннан тыш машина әле эвакуацияләнә дә. Шуңа күрә барлык автомобиль йөртүчеләргә аңлашып, техниканы комачауламаслык итеп урнаштыруны сорадылар.

Шәһәр урамнарыннан чыгарыла торган карны исә махсус ике билгеләнгән урынга озаталар. Аларның берсе Яшьлек проспекты артында, икенчесе - Карьерная урамында. Моннан тыш анда шәһәребезнең башка предприятиеләре дә карларны актив ташый.

- Шәһәр юлларын тәүлек буена чистартабыз. Техника җитәрлек. Чаллылылардан исә ишегалды юлларыннан чыгарыла торган кар графигын карап, подъезд стеналарындагы белдерүләргә игътибарлы булып техникага шәхси транспорт белән комачауламаска сорыйбыз. Бер шәһәрдә яшибез. Чисталыкны да бергәләп кайгыртыйк, - диде Рафаил Кыямов.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X