Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда зоопарк булачак, инде акча бүленгән

Чаллының үз зоопаркы булачак. Моның өчен шәһәр казнасыннан 78 мең сум акча бүлеп бирелә. Анда 200 хайван һәм кошлар булыр дип планлаштырыла. Зоопаркны "Тулпар" ат спорты мәктәбе корылмаларына урнаштырырга ниятлиләр. Ул урманлык эченә, шәһәрдән читтә урнашкан. Биредә шактый гына үзгәртеп корулар кирәк. Моның өчен яңа биналар, корылмаларда төзү кирәк. Хәзергә...

Чаллының үз зоопаркы булачак. Моның өчен шәһәр казнасыннан 78 мең сум акча бүлеп бирелә. Анда 200 хайван һәм кошлар булыр дип планлаштырыла. Зоопаркны "Тулпар" ат спорты мәктәбе корылмаларына урнаштырырга ниятлиләр. Ул урманлык эченә, шәһәрдән читтә урнашкан. Биредә шактый гына үзгәртеп корулар кирәк. Моның өчен яңа биналар, корылмаларда төзү кирәк. Хәзергә монда 20 төрле җәнлек һәм хайваннардан торган кече зоопарк бар әлбәттә. Элеккеге шәһәр хакиме Васил Шәйхразиевка бүләк иткән арыслан да биредә, әле яңа гына страус китергәннәр. Атларның ниндиләре генә юк , ишәкләр, дөяләр, понилар биредә рәхәтләнеп яшәп яталар. Аларны волонтерлар карый, ашата.

Зоопарк булгач анда башка күңел ачу урыннары, туклану өчен кафелар һәм башка уңайлыклар да булырга тиештер., 78 мең генә җитәрме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев