Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда зур форум уза

Ма­ши­на­лар тө­зү клас­тер фо­ру­мы - ел са­ен биз­нес, җә­мә­гать оеш­ма­ла­ры һәм ха­ки­ми­ят вә­кил­лә­ре­нең ма­ши­на тө­зе­ле­ше һәм ИТ өл­кә­сен­дә үза­ра тәҗ­ри­бә ур­так­ла­шу, ак­ту­аль проб­ле­ма­лар ту­рын­да фи­кер алы­шу юлы бе­лән фай­да­лы хез­мәт­тәш­лек ур­наш­ты­ру мак­са­тын­да үт­кә­ре­лү­че да­и­ми ча­ра.

15-16 но­ябрь­дә Яр Чал­лы­ның ИТ-пар­кын­да Та­тар­стан­ның ма­ши­на­лар тө­зү клас­тер фо­ру­мы уз­ды. Рос­си­я­нең 26 тө­бә­ген­нән һәм ал­ты ил­дән 500 ләп ке­ше үза­ра фай­да­лы хез­мәт­тәш­лек тәкъ­дим­нә­ре бе­лән кил­гән иде. Чит ил­ләр­дән Фо­рум­да Ав­стрия, Вен­грия, Гер­ма­ния, Кы­тай, Фран­ция, Япо­ния ком­па­ни­я­лә­ре кат­наш­ты. Мәс­кәү, Санкт-Пе­тер­бург, ил­нең үзәк өл­кә­лә­ре, Көн­ба­тыш Се­бер­дән кил­гән бел­геч­ләр Рос­сия тө­бәк­лә­ре­нең йө­зен бил­ге­лә­де.

Ике көн дә­вам ит­кән Фо­рум ком­па­ни­я­ләр әзер­лә­гән клас­тер күр­гәз­мә­лә­ре һәм пле­нар сес­си­я­дә төр­ле ком­па­ни­я­ләр­нең тәкъ­дим­нә­ре бе­лән та­ны­шу мөм­кин­ле­ге бир­де. Күр­гәз­мә­ләр­дә «Аль­фа-Ин­тех» ро­бот тех­но­ло­ги­я­лә­ре үзә­ге, «Ко­риб», «Чел­ны­во­до­ка­нал», тор­моз ме­ха­низм­на­ры за­во­ды, «Стив» җа­вап­лы­лы­гы чик­лән­гән җәм­гы­я­те, ме­ха­ник транс­ми­сси­я­ләр за­во­ды һ.б.ның экс­по­нат­ла­рын кү­рер­гә бу­ла иде.

Пле­нар уты­рыш ал­дын­нан ин­вес­ти­ци­он һәм ко­о­пе­ра­ци­он про­ект­лар­ның зур күр­гәз­мә­се оеш­ты­рыл­ды. Фо­рум­ның мәр­тә­бә­ле ку­нак­ла­ры ТР икъ­ти­сад ми­нис­т­ры Ар­тем Зду­нов, "СКОЛ­КО­ВО" кор­по­ра­тив укы­ту Де­пар­та­мен­ты 4.0 ин­дус­т­ри­я­се укы­ту прог­рам­ма­ла­ры җи­тәк­че­се Па­вел Би­лен­ко, Рос­сия экс­порт үзә­ге­нең ма­ши­на тө­зе­ле­ше экс­пор­тын үс­те­рү про­ек­ты җи­тәк­че­се Па­вел Бур­ла­чен­ко һ.б. иде. Ар­тем Зду­нов күр­сә­тел­гән про­ект­лар­ның юга­ры сый­фат­лы бу­лу­ла­ры­на ба­сым яса­ды, шә­һәр­нең ке­че һәм ар­та биз­нес­ны үс­те­рү бу­ен­ча ли­дер­лар рә­тен­дә бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те.

"Яр Чал­лы­да парт­нер­лар өчен тәкъ­дим итәр­лек, суб­си­дия, ин­вес­ти­ци­я­ләр кер­тер­лек мөм­кин­лек­ләр бар. Өчен­че тап­кыр би­ре­дә үтү­че фо­рум да ад­ми­нис­т­ра­тив тү­гел, ә биз­нес-фо­рум", - ди­де ул.

Ча­ра­да кат­на­шу­чы­лар­ны шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев исе­мен­нән му­ни­ци­паль бе­рәм­лек баш­лы­гы яр­дәм­че­се Флёра Ан­дре­е­ва сә­лам­лә­де. Ул Чал­лы шә­һә­ре­нең ин­вес­тор­лар­га уңай­лы сә­нә­гать мәй­дан­чык­ла­ры, нык үс­кән ин­фрас­т­рук­ту­ра, юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле бел­геч­ләр тәкъ­дим итә алыр­лык зур сә­нә­гать по­тен­ци­а­лы бу­лу­ы­на игъ­ти­бар­ны юнәлт­те. "Шә­һә­ре­без ин­вес­тор­лар бе­лән хез­мәт­тәш­лек­кә әзер. Фо­рум­да кат­на­шу­чы­лар без­дә­ге сә­нә­гать үсе­ше перс­пек­ти­ва­ла­рын юга­ры бә­я­ләр­ләр, дип ыша­на­быз. Әле­ге фо­рум Рос­сия ма­ши­на тө­зе­ле­ше өл­кә­се­нең көн­дәш­лек­кә сә­ләт­ле­ле­ген кө­чәй­тер һәм ал­дын­гы дөнь­я­кү­ләм ком­па­ни­я­ләр бе­лән тех­но­ло­гик аль­янс мөм­кин­лек­лә­рен ки­ңәй­тер дип ыша­на­быз", - дип бел­дер­де Фле­ра Ива­нов­на.

Пле­нар уты­рыш­та "КА­МАЗ" ак­ци­о­нер­лык жәм­гы­я­те­нең ге­не­раль ди­рек­тор урын­ба­са­ры Ирек Го­мә­ров чы­гыш яса­ды.

Фо­рум ба­ры­шын­да "Сә­нә­гать ко­о­пе­ра­ци­я­сен үс­те­рү­дә цифр­лы тех­но­ло­ги­я­ләр", "Рос­си­я­дә цифр­лы җи­теш­те­рү­не бул­ды­ру һәм үс­те­рү", "Ад­ди­тив тех­но­ло­ги­я­ләр: иң ях­шы тех­ни­ка­лар" те­ма­сы­на тү­гә­рәк өс­тәл­ләр, " Сә­нә­гать­не ро­бот­лаш­ты­ру­да Ев­ро­па һәм Рос­сия тәҗ­ри­бә­се", "Ма­ши­на тө­зе­ле­шен­дә­ге про­ект­лар өчен са­лым пре­фе­рен­ци­я­лә­ре һәм фи­нанс яр­дә­ме" те­ма­ла­ры­на се­ми­нар­лар һәм мас­тер-класс­лар үт­кә­рел­де.

Фо­рум­ның икен­че кө­нен­дә «КА­МАЗ» ак­ци­о­нер­лык жәм­гы­я­те­нә, "Ала­бу­га" мах­сус икъ­ти­са­ди зо­на­сы, "Ниж­не­кам­скнеф­те­хим", "Ниж­не­кам­скши­на" ке­бек пред­при­я­ти­е­ләр­гә экс­кур­си­я­ләр оеш­ты­рыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев