Чаллыга грипп эпидемиясе яныймы?
Соңгы көннәрдә дуңгыз гриппының Татарстан, Чаллы буйлап "йөрүе", Яңа ел бәйрәмнәрендә әлеге куркыныч штаммны йоктырган 39 чаллылының гомерләре өзелү хакындагы мәгълүмат социаль челтәрләрне биләп алды. Күпме халыкны хафага, борчуга салган әлеге хәбәр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, әллә махсус рәвештә таратылган ялганмы? Моны ачыклауны сорап бик күп укучыларыбыз шалтырата. Сүз...
Соңгы көннәрдә дуңгыз гриппының Татарстан, Чаллы буйлап "йөрүе", Яңа ел бәйрәмнәрендә әлеге куркыныч штаммны йоктырган 39 чаллылының гомерләре өзелү хакындагы мәгълүмат социаль челтәрләрне биләп алды. Күпме халыкны хафага, борчуга салган әлеге хәбәр ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә, әллә махсус рәвештә таратылган ялганмы? Моны ачыклауны сорап бик күп укучыларыбыз шалтырата.
Сүз дә юк, кемгәдер республикабызда тотрыклы, имин мохит саклануы, төрле милләт халыкларының үзара дустанә мохитта тыныч кына яшәп ятуы ошап бетми. Кайберәүләр, гомумән, халык арасында ыгы-зыгы кузгатудан тәм таба. Хәтерегездә булса, узган елның көз башында социаль челтәрләрдә Татарстан шәһәрләрен теракт әзерләүче 16 террорчы турында хәбәр таралган иде. Күпмедер вакыттан соң, аның ялган пропаганда булуы ачыкланды. Ләкин хәбәр таратучылар күпмедер дәрәҗәдә максатларына иреште: халык күңеленә шом салып өлгерделәр. Бу юлы да дуңгыз гриппы турындагы "кайнар" мәгълүмат күз ачып йомганчы социаль челтәрләр һәм популяр мессенджер аша таралды.
Килеп туган хәлгә ачыклык кертү йөзеннән, йогышлы авырулар хастаханәсенә шалтыраттык. Чөнки гриппның авыр формалары белән зарарланган авыруларны бирегә китерәләр. Шулай ук авыруга китергән вирусның төгәл штаммы да шушы хастаханәнең лабораториясендә ачыклана. Аннан хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда кабул ителгән авыруларның берсендә генә гриппның А тибы расланды. Әлеге төркемгә караган вирусның бер тибы - H1N1 халыкта дуңгыз гриппы исем астында йөри. Кабатлап әйтәбез, әлеге тип бездә ачыкланмады. Шулай ук моңарчы грипптан үлем очраклары да теркәлгәне юк.
Тагын бер ялганга чаллылыларның күзен ачу зарур. Социаль челтәрләрне "айкап" йөрүче аудиофайлда үзен "табиб" дип таныштыручы ханым алда әйтелгән үлем очракларының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә, төгәлрәге 40 урынлы терапия бүлегендә булуы хакында хәбәр итә. Ләкин бу ролик - чын уйдырма. Грипп белән авыручыларны әлеге хастаханә кабул итми һәм әлеге дәвалау учреждениесендә мондый терапия бүлегенең булганы да юк. Шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадалары табиблары әйтүләренчә, бүгенге көндә югары температуралы авыруларга ярдәм чакыру очраклары һәр елдагы дәрәҗәдә.
Россия кулланучылар эшчәнлеген күзәтүдә тотучы идарәнең эпидемияологик күзәтү бүлегеннән алынган мәгълүматлар да әлеге статистиканы раслый. Грипп һәм ОРВИ белән авыруның бүгенге халәте буенча Чаллы эпидемия чигенә 36 процентка җитми. Әйтик, гыйнварның 11еннән 17сенә кадәрге чорда ОРВИ белән 2163 авыру теркәлде Шуларның 107се, шул исәптән, 70 бала хастаханәдә дәвалана. Бу - гыйнвар өчен гадәти күрсәткечләр.
Ә халык арасында коткы таратучыларга килгәндә, Яр Чаллы прокурорының ярдәмчесе Олег Ульяниченко әйтүенчә, хокук саклау органнары ялган хәбәр таратучыны тиз арада ачыкларга тиешләр. Тикшерү барышында әлеге очрак административ хокук бозуларның кайсы маддәсенә туры килүе дә билгеле булачак. Ләкин ничек кенә булмасын, табиблар грипптан һәм ОРВИдан саклануның, профилактика чаралары күрүнең зарурлыгын искәртә.
Әйтик, Россия буенча алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада ОРВИ буенча эпидемия чигенең арту очраклары Оренбург һәм Якутск шәһәрләрендә теркәлгән. "Илебезнең 5 субъектында 2 яшькә кадәрге балаларның ОРВИ белән авыруы шулай ук эпидемия чиген узды. Организмда хәлсезлек булганда, томау төшкәндә, югары температура сакланганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез", дип искәртә Россия Федерациясенең баш санитария табибы Анна Попова. Үз белдегең белән дәвалану кайбер очракларда үзен акласа да, гриппның алда әйтелгән H1N1 штаммы йоккан очракта - һәр минут хәлиткеч! Вирус организмны хәлсезләндереп кенә калмый, санаулы сәгатьләрдә үпкәне зарарлый, температура 39-40 градуска кадәр күтәрелеп, нерв систмасын какшата. Тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелмәгән очракта, авыруның үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә үз сәламәтлегебезгә, балаларыбыз саулыгына карата һәрдаим игътибарлы булыйк. Көндәлек режимны үтәп, иртәнге зарядканы да ясарга онытмыйча, дөрес итеп тукланып яшәсәк, гаиләбезне грипп вирусы читләтеп узар. Кагыйдә буларак, ул иммунитеты көчсез булган кешеләргә "иярерә". Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк.
Россия кулланучылар эшчәнлеген күзәтүдә тоту идарәсе хәбәр итүенчә, Россиядә ел саен грипп һәм ОРВИ белән 30 миллионга якын халык авырый. Илебездә 45 млнга якын халык яшәвен исәпкә алсак, бу - бик зур күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев