Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга Рөстәм Миңнеханов килә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килә. Сәфәре барышында ул йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә. Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар...

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килә. Сәфәре барышында ул йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә. Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Балалар һәм яшьләр иҗатының шәһәр сарае» МАМУ фойесында урнашкан күргәзмәне карап чыгачак. Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлегенең шәһәр Советы утырышында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев