Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының 4нче шифаханәсендә көненә 50 кеше вакцина ясата

Вакцина ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, 122 бердәм телефон номерына шалтыратып, поликлиникаларга барып яисә шалтыратып язылырга була.

Илебездә яңа коронавирус инфекциясенә  каршы вакцинация бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәрдәге күп  җитәкчеләр, табиб-шәфкать туташлары да коллектив иммунитет булдыру максатыннан вакцина ясатты. Үзләренең һәм якыннарының сәламәтлегенә битараф булмаган шәһәрдәшләребез дә прививка ала.

Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханәнең  профилактика бүлеге мөдире, терапевт Людмила Ваструкова әйтүенчә, биредә һәр көнне - якынча 50 кеше килә. Бүгенге көндә барлыгы 3400 кеше прививка алган.

Людмила Ваструкова төрле имеш-мимешләргә ышанмаска киңәш итә. “Вакцина ясату берничек тә коронавирус белән авыруга китерә алмый, чөнки анда тере вирус юк, анда  фәкать  вирусның бер гены гына бар һәм ул организмда иммунитет барлыкка китерү өчен хезмәт итә. Без куллана торган “Спутник –V” вакцинасы ике  компонентлы, аның икенчесен 21 көннән соң кадыйлар, ә иммунитет 42 көн үткәч кенә барлыкка килә. Иммунитет булгач вирус куркыныч тугел, өзлегүләр булмый”, - ди.

Вакцина ясатыр алдыннан кеше табиб белән киңәшә, язмача ризалыгын бирә. Вакцина ясаткач, 20 минут көтеп тора. Без вакцинаның икенче компонентын ясатырга килгән шәһәрдәшләр белән сөйләштек. Аларның күпчелеге вакцинаны җиңел кичергән, бер ханымның гына 5 көн температурасы булган. Шәфкать туташы Гөлсу Гыйззәтуллина әйтүенчә, бу - теләсә нинди прививка вакытында да күзәтелә торган хәл. “Мондый очракта табиб киңәше буенча температураны төшерә торган дарулар кулланырга кирәк.

Үзебез дә вакцина ясаттык,” - диде ул. 

Медицина-профилактика бүлеге өлкән шәфкать туташы Әлфия Шәрифуллинага күпләрне кызыксындырган: “Вакцина ясатыр алдыннан антитәнчекләргә анализ бирү кирәкме? Авырганнан соң вакцина ясату өчен күпме вакыт узарга тиеш?” - дигән  сорауларны бирдем. Ул: “Кирәкми,  чөнки тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның булу-булмавы вакцина ясатудан соң иммунитет барлыкка килү процессына тәэсир итми. Шулай да авырганнан соң 4–6 ай вакцина ясатудан тыелып торырга киңәш ителә”, - диде.

Вакцина ясатучыларның күпчелеге - өлкән яшьтәгеләр. Халык белән эшләүчеләр - сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре вакцинация үтәргә тиеш. 2020 елның октябреннән коронавируска каршы вакцина ясату прививкаларның календарь планына кертелде.  Вакцина 18 яшькә кадәрге гражданнарга, йөкле һәм бала ашатучы хатыннарга гына ясалмый. Әгәр аллергия яки авыруның көчәйгән вакыты икән, бу хакта табибны кисәтергә кирәк.

Кызганычка каршы, дөньяда коронавирус инфекциясе кимеми. Шуңа күрә, белгечләр саклану чараларын кире какмаска чакыра. 

Шунысын да әйтергә кирәк, бүген халыкка ясала торган вакциналарда коронавирусның бөтен штаммларда да булган ген бар, димәк ул башка төрле вируслардан да саклый.

Вакцина ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша, 122 бердәм телефон номерына шалтыратып, поликлиникаларга барып яисә шалтыратып язылырга була. Вакцина ясатырга килүчеләр чиратсыз кабул ителә. Сезне табиб карый, тикшерә һәм вакцина ясату бүлмәсенә озатып куячаклар.

Биредә сезгә махсус күрсәтмә кәгазе биреләчәк. Анда барлык инструкцияләр, нәрсә эшләргә ярый яки ярамаганы язылган. Иң беренче чиратта, авыр физик эштән тыелып торырга, тиешле саклану чараларын күрергә кирәк.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация