Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының Автозавод районында 357 укучыга уку елына әзерләнүдә ярдәм күрсәтелде

Автозавод районы буенча “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен уздыру чорында депутатлар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә актив катнашты. Алар ягыннан 70тән артык укучыга сизелерлек ярдәм күрсәтелде.

Ярдәмне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, шәһәр Советы депутатлары: Вадим Матюшин, Сергей Снарский, Виктор Поляков, Жанна Хәлиуллина, Айрат Нәбиев, Алексей Горшков күрсәттеләр.
Уку елына әзерлек барышында мәктәпләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов (48нче мәктәп) һәм шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков (19нчы мәктәп, 77нче гимназия) хәйрия ярдәме күрсәтте. Ярдәм суммасы 500 000нән артыграк тәшкил итә.

Шәһәрнең яшьләре дә битараф калмады. Шәһәр волонтерлары балаларга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр. Алар мәктәп укучылары өчен кирәк булган әйберләрне сатып алганнар. Акциядә актив рәвештә күп кенә предприятиеләр һәм коммерция оешмалары да  катнашты, моннан тыш Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләре дә читтә калмады.

Автозавод районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясенең бөтен чорында 357 укучыга һәм мәгариф учреждениеләренә уку елына әзерлек барышында 900 000нән артык суммага ярдәм күрсәтелгән.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация