Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чулман буйлары чистартылды

­Чул­ман буй­ла­ры чис­тар­тыл­ды 27 ав­густ көн­не Фик­рать Та­бе­ев исе­мен йөрт­кән Чул­ман буй­ла­рын чүп­ләр­дән арын­ды­ру бу­ен­ча эко­ло­гия ак­циясе үт­те. Аны ТР Эко­ло­гия һәм та­би­гый ре­сурс­лар ми­нис­тр­лы­гы­ның Чул­ман буе тер­ри­то­ри­аль ида­рә­се һәм Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се яр­дә­мен­дә "Яр Чал­лы­да. Чүп-чар. Бү­тән. Юк" эко­ло­гик хә­рә­кә­те уз­дыр­ды. Ча­ра "Яшел Рос­сия"...

­Чул­ман буй­ла­ры чис­тар­тыл­ды

27 ав­густ көн­не Фик­рать Та­бе­ев исе­мен йөрт­кән Чул­ман буй­ла­рын чүп­ләр­дән арын­ды­ру бу­ен­ча эко­ло­гия ак­циясе үт­те. Аны ТР Эко­ло­гия һәм та­би­гый ре­сурс­лар ми­нис­тр­лы­гы­ның Чул­ман буе тер­ри­то­ри­аль ида­рә­се һәм Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның Мә­га­риф һәм яшь­ләр бе­лән эш­ләү ида­рә­се яр­дә­мен­дә "Яр Чал­лы­да. Чүп-чар. Бү­тән. Юк" эко­ло­гик хә­рә­кә­те уз­дыр­ды. Ча­ра "Яшел Рос­сия" Бө­тен­рос­сия ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да үт­кә­рел­де.

Эко­де­сант сос­та­вын­да "Яр Чал­лы­да. Чүп-чар. Бү­тән. Юк" эко­ло­гик хә­рә­кә­те­нә йө­рү­че­ләр, 77 гим­на­зи­я­нең "Экок­луб"ын­да шө­гыль­лә­нү­че ба­ла­лар һәм алар­ның әти-әни­лә­ре, ПЭК кол­лек­ти­вы һәм ак­ци­я­дә кат­на­шу те­лә­ген бел­дер­гән во­лон­тер­лар - ба­ры­сы 60 ке­ше кат­наш­ты.

Ак­ция чүп­ләр­не төр­ләр­гә ае­ру һәм кур­кы­ныч­сыз­лык бу­ен­ча ин­ст­рук­таж үт­кә­рү бе­лән баш­ла­нып кит­те. Со­ңын­нан ике сә­гать дә­ва­мын­да эко­ло­гик ча­ра­да кат­на­шу­чы­лар яр буй­ла­рын чүп­ләр­дән арын­дыр­ды­лар. Ба­ры­сы 74 кап­чык чүп-чар җы­ел­ды. Алар­ның 26сын, икен­чел чи­мал кал­дык­ла­рын, эш­кәр­те­лү­гә җи­бәр­де­ләр.

Эко­ло­гик ча­ра ахы­рын­да ПЭК ҖЧҖсы ба­ла­лар­га вик­то­ри­на үт­кәр­де, бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Ан­да ак­тив кат­на­шу­чы­лар­га шу­лай ук "Та­тар­стан­да чис­та бу­ла­чак!" эко­хә­рә­кә­тен­нән бе­лә­зек­ләр дә бү­ләк ит­те­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев