Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген күркәм бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Кәлимуллиннар бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни булып, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә ирешеп, 25 ел бергә гомер кичерәләр.

Гаилә – җәмгыятебезнең иң кечкенә һәм иң кирәкле бер күзәнәге. Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә. Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Түбән Кама шәһәрендә яшәп, шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче күпбалалы Кәлимуллиннар гаиләсе дә шундыйлардан. 

Чулпан белән мин «Сабан туе гүзәле – 2022» шәһәркүләм бәйгесендә танышкан идем. Визиткасында бик матур чыгыш ясаган, колакка ятышлы саф татарча сөйләве белән әсир иткән иде ул. Шул вакытта ук Чулпан зур горурлык белән: «Мин күпбалалы гаиләдән, гаиләм – минем терәгем», – дип сөйләгән иде. Бу гаилә белән без якыннанрак танышырга уйладык. 

– Безнең гаиләдә тугыз кеше: әти, әни һәм жиде бала. Мин иң олысы. Аннары өч сеңлем һәм өч энем бер-бер артлы дөньяга килгән, – дип сүзен башлады Чулпан. – Әтием Наил Габтелхай улы Түбән Кама районының Түбән Уратма авылыннан. Студент вакытында Алабугада укыган, һөнәре буенча инженер. Хәзер бер оешмада директор вазифаларын башкара. Әнием Флера Фоатовна шулай ук Түбән Кама районының Кызыл Чапчак авылыннан. Белеме буенча фельдшер, аннан тыш, география һәм биология укытучысы. Студент чагын Чистайда һәм Чаллыда үткәргән. Ике белем бирү йортын да кызыл дипломга тәмамлаган. Хәзерге вакытта ул үзенә эшли –массаж һәм хиджама салонын ачып җибәрде. Кешеләрнең тәненә сихәт өстәү, аларны дәвалау аңа күңел тынычлыгы бирә, – дип сөйли Чулпан.

Кәлимуллиннар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк. Гомумән, максатка ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә бу сыйфатлар Наил әфәнде белән Флера ханымның икесенә дә хас.

Флера апа белән Наил абый Сабантуй бәйрәмендә танышалар. Наил матур да, чибәр дә, чая да Флераны күргәч: «Бу кыз һичшиксез минем хатыным булачак!» – дип әйтеп куя. Нәкъ шулай булып чыга да! Алар башта матур никах укыталар, аннары бар туганнар җыелып туй үткәрәләр.

– Мин исә белемем буенча инглиз теле укытучысы, – дип сөйләвен дәвам итә Чулпан. –  Чаллы педагогия университетын тәмамладым да шәһәр балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортында оештыручы-мөгаллимә булып эшли башладым. Биредә мин интеллектуаль үсеш программасын алып барам. Балаларны волонтерлыкка өйрәтәм, алар белән бик кызыклы интеллектуаль уеннар оештырам.

Чулпаннан бертуганнары белән таныштыруын сорыйм. 

– Әйткәнемчә, мин иң олы кыз. Өч кыз туганым – Зәлия, Гөлия, Рузилә, өч энем – Айзат, Әмир һәм Рәзил. Зәлия быел гына Казан медицина колледжын тәмамлады. Казанда калып, шунда акушер булып эшлисе килә. Сеңлем Гөлия Зәлиядән бер яшькә генә кечерәк. Бүген әле Мисырда, аниматор булып эшли. Без аны бик сагынып көтәбез. Рузилә – кызлардан иң кечесе. Быел 10нчы сыйныфны тәмамлады. 17 яшь кенә булуына карамастан, ул машина йөртү таныклыгына укыды һәм беренче тапкырдан ук имтиханнарын бирде. Аның өчен бик шатланабыз. Айзат белән Әмир малайлар өчен лицей-интернатта укыйлар. Анда аларга бик ошый. Айзатыбыз туризм белән актив шөгыльләнә. Рәзил, төпчегебез, быел 3нче сыйныфны тәмамлады. Дүртенче сыйныфтан соң абыйлары янына лицейга укырга керергә ниятли, – дип ярату һәм горурлык хисләре белән сөйли Чулпан. 

Кәлимуллиннар бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни булып, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә ирешеп, 25 ел бергә гомер кичерәләр.

– Гаиләбезнең үз традицияләре бар, – дип сөйләвен дәвам итә Чулпан. –Иң көтеп алынганы – әти ягыннан барча туганнар белән җыелып, һәр җәйне Кама Аланы якларында су буенда 3 көн ял итеп кайтабыз. Анда су коенабыз, балалар белән төрле актив уеннар уйныйбыз, әтиләребез балыкка бара, әниләребез шул балыктан искиткеч тәмле уха пешерә, туганнар белән аралашабыз. Бу бөтенебезгә дә җан рәхәтлеге китерә! 

Моннан тыш, әти белән әнинең туй көннәрен ел саен билгеләп үтәбез. Былтыр исә көмеш туйларын үткәрдек. Бар гаилә белән ун көн буе Мисырда ял иттек. Бу әтиемнең хыялы иде – ул шулай гаилә белән диңгез буенда ял итәргә теләде. Аллага шөкер, бу хыял булып кына калмады! 

Ә өйдә булганда исә без төрле өстәл уеннары уйнарга яратабыз. Күп булгач, 2-3 командага бүленергә туры килә. Әтинең иң яраткан уены – лото, ә  энеләрем исә крокодил һәм табу уеннарын бик ошаталар. Ә без кызлар бергә җыелышып, төннәр буе сөйләшеп, серләшеп чыгабыз. Рәхәтләнеп чәйләр эчеп, көлә-көлә, күңелгә якын темалар буенча фикер алышабыз, – дип сөйли Чулпан. 

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез. Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. 

Гөлия Ибатуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация