Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Дача амнистиясе" озайтыла

Күчемсез милек объектларын гадиләштерелгән теркәү һәм хосусыйлаштыру процедурасы озайтыла

РФ Дәүләт Думасы “дача амнистиясе”н тагын 5 елга озайта торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина моңа: “Дача амнистиясе” 2006 елдан бирле гамәлдә булды һәм гражданнарга 13 миллионнан артык күчемсез милек объекты: дачалар, җир участоклары, торак һәм бакча йортлары, гаражлар, мунча һ.б. хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде. Миңа һәм хезмәттәшләремә «дача амнистиясе»н озайту турында сайлаучылар даими мөрәҗәгать итә. Без хәлләрнең төрле булуын һәм гражданнарга ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Закон проекты гражданнарның торак «дача» күчемсез милеккә булган хокукларын яклауга юнәлдерелгән һәм тулаем алганда, шәхси торак төзелеше үсеше динамикасына уңай йогынты ясаячак”, - дип аңлатма бирде.
Канун проекты белән гражданнар тарафыннан бакчачылык эшен алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә (ягъни техник план һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документ нигезендә генә) төзелгән торак яки бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен куллануны 2026 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим ителә, Бу очракта тиешле күчемсез милек объекты турында белешмәләр проект документлары (булган очракта) яки декларация нигезендә техник планда күрсәтелә, ә планлаштырыла торган төзелеш һәм төзелешне тәмамлау турында уведомлениеләр булу таләп ителми.
Хокукларны дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибе турындагы нигезләмәләрне ИТТ өчен яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә урнашкан йорт хуҗаларына тарату тәкъдим ителә. Билгеләнгән таләпләргә туры килми торган объектлар төзү очракларын булдырмас өчен, индивидуаль торак йорт яки бакча йорты РФ Шәһәр төзелеше кодексы белән билгеләнгән ИТТ объекты параметрларына туры килергә тиеш дип карала.
Шулай ук 2018 елның 4 августына кадәр төзелә башлаган һәм төзелешкә рөхсәт алмаган ИТТ объектлары яки бакча йорты төзелеше турында уведомлениеләр җибәрү мөмкинлеге турындагы нигезләмәләрнең гамәлдә булу вакытын 5 елга озайтырга тәкъдим ителә.

Фото ачык чыганакалардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация