Шəhри Чаллы

Данлыклы “Болгар” театрына – 30 ел

1991 елның 18 гыйнварында “Энергетик” мәдәният сараенда “Болгар” ансамбле тамашачыларга беренче концертын күрсәтә. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан, ел саен нәкъ шул көнне данлыклы коллектив үзенең тугры тамашачыларына яңа программа күрсәтеп сөендерә. Алинә Ганиева җитәкчелегендәге театр бу юлы тулысынча татарча программа әзерләгән иде.

Коллектив елдан-ел үсә, камиллеккә омтыла. 2007 елда яңа дәрәҗәгә ирешә – “Болгар” җыр театры статусы ала.  Коллектив данлы үткәнен яңартып, киләчәккә өметләр белән атлый. Юбилей  исә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, үткәннәрне барлап киләчәккә планнар кора торган вакыт. “Болгар” бию ансамблен оештыру турында халык депутатларының шәһәр советы 1990 елның 13 мартында карар кабул итте. 1991 елда коллектив һәм репертуар туплап, халык алдында чыгышлар ясый башладылар. Ансамбльнең  сәнгать җитәкчесе, хореограф Юрий Смышляев репертуарга Идел буе халыкларының биюләрен туплый. Елдан-ел зәвыклы программалар әзерләнә. Биючеләр Фәрит Закиров җитәкчелегендәге оркестрга кушылып бии. Концертларны төрле елларда Гөлүзә Зыятдинова, Гөлнара Хисмәтуллина,   Нияз Хәмәтшин, Гөлназ Закирова, Гөлнара Шәмсетдинова, Наил Әнәсов кебек профессионал җырчылар үзләренең матур җырлары белән бизи. Земфира Хәсәнова концертларны татар һәм урыс телләрендә матур итеп алып бара иде.

Еллар узды. Кызганыч, “Болгар”ның матур тавышлы җырчысы Гөлнара Хисмәтуллина фаҗигале төстә  вафат булды. Челтерәп торган чишмә тавышлы Гөлүзә Зыятдинова бүгенге көндә Швециядә яши. Аның язмышын “Болгар” ансамбле үзгәртте дисәм дә хата булмас. Гөлүзә ансамбльдә гөрләтеп эшләде. Аның үзенчәлекле тавышына, татар халык җырларын зәвыклы итеп башкаруына  тамашачылар гашыйк булды. “Мин халык җырларын башкарырга ярата идем. Аларны репертуарыма үзем табып ала идем. Әйтик, 1994 елда Ырынбурга баргач Мәдинә апа Рәхимкулованың күңел сандыгыннан “Ах, Оренбург кала”, “Ак ука, сары ука”, “Эх, кое”, “Дуслар җыелган җирдә” җырларын алып кайттым. 1995 елда Швеция радиосы белән бергә Түркәр Соуукан да килде. Алар радио өчен фольклор материаллары җыярга дип килеп, Чаллы һәм Тукай районында 20 сәгатьлек материал туплаганнар. “Болгар” ансамбле чыгышын да төшерделәр. Мин Швеция радиосы өчен композитор Ринат Гобәйдуллинның шагыйрь Мирһади Разов сүзләренә иҗат иткән “Чаллы сиреннәре” җырын башкардым. Чыгыштан соң чәй мәҗлесендә Түркәр белән янәшә утырдык. Ул минем чиста итеп әдәби татар телендә сөйләшүемә игътибар иткән... “Болгар” ансамбле, “Чаллы сиреннәре” безне кавыштырды дисәм дә хата булмас. Хәзер без Швециядә яшибез. Улыбыз Илхан да үсеп, буй җиткән егет булды”, - ди Гөлүзә ханым.  

Ансамбль белән төрле елларда Владимир Ураков, Ринат  Шәмсетдинов, Рушания Кулакова җитәкчелек итә. Аларның һәрберсе ансамбль тормышына зур өлеш кертә. Баштагы җитәкчеләр оештыру мәсьәләләренә игътибар итсә, Рушания Кулакова артистларга яңа милли костюмнар кидерә. Музыка уен коралларын яңарта. Хәзерге директор Алинә Ганиева да урынбасары Эльвира Мөбәрәкова белән бергә “Болгар” үз йөзен югалтмасын өчен тырышып эшли. Көз көне “Энергетик” мәдәният сараенда бик матур юбилей концерты оештырып тамашачыларны сөендерделәр, үзләренең фидакарь хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур: кая гына чыгыш ясаса да, коллективның җыр-биюләрен тамашачылар җылы кабул итә. 30 ел эчендә ансамбль Мәскәүдә, Казанда, татарлар күп яшәгән Россия төбәкләрендә күп тапкырлар чыгыш ясады. Екатеринбург, Пермь, Самара, Сембер, Түбән Новгород, Уфа, Әстерхан һәм башка төбәкләрдә “Болгар” бию театры көтеп алынган кунак. Аны чит илләрдә дә яратып карыйлар. “Болгар” бию театры Төркия, Португалия, Испания, Франциядә узган фестиваль-бәйгеләрдә күп тапкыр җиңүче һәм лауреат булды. Күпсанлы грамоталар, дипломнар, бүләкләр – моның дәлиле. Ансамбль артистлары Пакистанда да Чаллы данын якладылар.

 

Биредә озак еллар дәвамында бию сәнгатендә болгар юнәлеше буенча театрның баш балетмейстеры Юрий Смышляев эшли. “Болгар сугышчылары” , “Яңгыр чакыруы” борынгы болгарлар тормышының хореографик рәвештәге гәүдәләнеше.  Театрның репертуар сәясәтен билгеләп, җитәкчелек төп акцентны Урта Идел буе халыклары биюләренә бирә. Афишада татар композицияләре белән беррәттән мари, рус, чуваш, удмурт, башкорт биюләрен дә күрергә мөмкин.

Быел ансамбльнең генә түгел,  коллективның баш балетмейстеры, коллективның репертурын баетучы Юрий Смышляевның да юбилее. Нәкъ менә аның профессиональлеге нәтиҗәсендә “Болгар”ның репертуары башка коллективларныкына охшамаган. Биючеләр татар хореографиясенең милли фольклорга нигезләнгән классик биюләре белән беррәттән Идел буе һәм Урал халыклары биюләрен дә бердәй оста башкаралар. “Шук кыз”, “Егетләр”, “Шыгырдык”, “Көмеш кашык болытта” композицияләре ансамбль тарихына алтын хәрефләр белән язылды.  Юрий Павлович күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә, күп санлы мактау грамотларына лаек булды. Быел аны ТАССРның 100 еллыгы билгесе белән дә бүләкләделәр. “Бию театры җитәкчесе булу - иҗат итү, юнәлеш бирү, яшәү һәм илһамландыру. Татар халкының гына түгел, Россия халыкларының телләре, мәдәниятләре, көнкүреше, тарихы, фольклоры иҗатка дәрт уята. Иң мөһиме: үзеңне табу, эшеңне ярату һәм шунда үсү”, - ди ул.

Бүгенге көндә “Болгар” дәүләт бию театрында 50 кеше эшли. Аларның 20се биюче, 5 җырчы. Профессионал музыкантлардан торган оркестр җыр-биюләрне тамашачылар күңелендә калырлык итеп башкарырга булыша. Коллективның уңышы биредәге һәр хезмәткәрнең үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаруына бәйле. Айсылу Хисмәтуллинаның концертларны  матур итеп алып баруы да театр программаларын бизи. 

“Болгар”да эшләүләре белән биючеләр дә, җырчылар да горурлана. “Мин бу театрда 4нче елымны эшлим, үз вакытында коллективка мине Рушания Кулакова чакырып китергән иде. Коллектив тулысынча бары тик профессионаллардан гына тора, һәркем үз эшен белеп, яратып башкара. Миңа бу коллективта эшләү һәм иҗат итү бик ошый”, - ди “Болгар” бию театры солисты, композитор Гөлназ Закирова.

“Болгар”да һәркем үз эшен белеп һәм яратып башкара. Шуңа да аларны һәр җирдә көтеп алалар, чыгышларын алкышларга күмәләр. “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара”, - диләр бит. Театр киләчәктә дә матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендереп яшәсен. Безгә аның 50, 60 еллык юбилейларының да шаһиты булырга язсын.   

Зөлфия Исләйле

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: