Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дару эзләп үтә гомерләр

Һәм инде иң мөһиме – беркайчан да үзлегеңнән генә дару алып эчәргә кирәкми.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 89 очрагы ачыкланды. Татарстанның ике кешесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эпидемия башланганнан бирле Татарстанда 11,1 мең кеше авырды, 9,7 меңе терелде, аларның 95 кеше - узган тәүлектә.  

Кай­бер шә­һәр­дәш­лә­ре­без та­биб­лар­ны өй­гә ча­кы­рып, дә­ва­лау ала, икен­че­лә­ре ин­тер­нет мәгъ­лу­мат­ла­ры бу­ен­ча дә­ва­ла­на. Һәр оч­рак­та да чир­ле ке­ше­ләр да­ру­ха­нә­ләр­гә йө­ге­рә. Тик да­ру­ха­нә­ләр­дә та­биб бил­ге­лә­гән да­ру­лар юк. Ар­би­дол, ар­пеф­лю, аф­лю­дол, грипп­фе­рон ке­бек мө­һим пре­па­рат­лар­ны үзем дә эз­ләп ка­ра­дым, әм­ма та­ба ал­ма­дым. Ал­лаһ­ка шө­кер, те­ре­леп ки­ләм.

“Без әле кор­она­ви­рус бе­лән авыр­ма­дык. Азит­ро­ми­цин­ны алып ку­яр­мын ди­гән идем. Ял кө­нем­дә бер­ни­чә да­ру­ха­нә­гә бар­дым, тап­ма­дым”, – ди шә­һәр­дә­ше­без Гү­зәл Фа­тый­хо­ва.

Яз­гы чор­да күп ке­ше ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­сен цефт­ри­ак­сон ан­ти­би­о­ти­гы бе­лән җиң­гән иде. Гәр­чә та­биб­лар хә­зер әле­ге пре­па­рат­ны сә­ла­мәт­лек өчен зы­ян­лы дип чаң сук­са­лар да, кай­бер­лә­ре авы­ру­лар­га шул укол­ны ка­дар­га ки­ңәш итә. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, әле­ге пре­па­рат та да­ру­ха­нә­ләр дә юк. “Цефт­ри­ак­сон­ның бер­се 28 сум­нан – 60 сум­га ка­дәр то­ра, азит­ро­ми­цин да кыйм­мәт­ле да­ру тү­гел. Ни ге­нә сөй­лә­сә­ләр дә үзем­нең дус-ту­ган­на­рым шул да­ру­лар бе­лән са­вы­гып, те­рел­де­ләр. Шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре ха­лык­ка фай­да­лы, ар­зан да­ру­лар бе­лән да­ру­ха­нә­ләр­не тә­э­мин итәр­гә ты­рыш­сын­нар иде”, – ди шә­һәр­дә­ше­без Ле­нар Вә­ли­ев.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев 16 но­ябрь­дә үк Чал­лы­ның сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә һәм да­ру­ха­нә­лә­рен­дә да­ру­лар бе­лән тә­э­мин итү­не кон­троль­дә то­тар­га ку­шып: “Да­ру­ха­нә­ләр­не та­гын бер кат игъ­ти­бар бе­лән ка­рап чы­гу­ы­гыз­ны со­рыйм. Аң­ла­шы­ла, бу – шәх­си уч­реж­де­ни­е­ләр, әм­ма алар без­нең шә­һәр­дә эш­ли. Шу­ңа кү­рә уңай­лы фор­мат­та алар бе­лән ара­ла­шыр­га ки­рәк бу­ла­чак. Кай­бер да­ру­ха­нә­ләр­дә са­ту­да ки­рәк­ле да­ру­лар юк. Дә­ва­лау-про­фи­лак­ти­ка уч­реж­де­ни­е­лә­ре бу­ен­ча ки­сә­тү­ләр бар”, – ди­гән иде. Әм­ма бү­ген­ге көн­дә дә да­ру­ха­нә­ләр­дә грипп­фе­рон ке­бек пре­па­рат­лар юк. Ә та­биб­лар: “Ана­лиз­ла­ры­гыз ях­шы. Шу­лай да бо­рын­га грипп­фе­рон, ин­тер­фе­рен та­мы­зы­гыз”, – ди­ләр. Шә­һәр­дә бул­ма­ган да­ру­ны эз­ләп ин­тек­кән­че ке­ше­ләр ха­лык ме­ди­ци­на­сы­на мө­рә­җә­гать итү­не ку­лай кү­рә. Әй­тик, күп­ләр бо­рын­га ли­мон со­гын та­мы­за икән.

Яңа ви­рус сә­ла­мәт­лек­нең иң зур бай­лык икән­ле­ген та­гын бер кат дә­лил­лә­де. Ви­рус­лар­ны җи­ңим ди­сәң, сә­ла­мәт яшәү рә­веш алып ба­рыр­га, фай­да­лы ри­зык­лар ашар­га, им­му­ни­тет­ны ны­гы­тыр­га, саф һа­ва­да күб­рәк йө­рер­гә, еш­рак хә­рә­кәт­лә­нер­гә ки­рәк.

Һәм ин­де иң мө­һи­ме – бер­кай­чан да үз­ле­гең­нән ге­нә да­ру алып эчәр­гә ки­рәк­ми. Һәрвакыт алдан та­биб­лар бе­лән ки­ңәш­лә­шү мө­һим.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X