Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт думасында чит ил кешеләренең Русия гражданлыгын кабул иткәндә ант итүен кертүне хупладылар

Антны 18 яше тулган һәм Русия гражданлыгын алырга теләүчеләр белергә тиеш булачак. Русия Федерациясе гражданы паспортын ант текстын укыганнан соң тапшыру күзаллана, дип яза "Известия" гәзите. "Мин, үз иркем белән Русия Федерациясе гражданлыгын аңлы рәвештә кабул итеп, Русия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, аның гражданнарының хокукларын һәм иркен, дәүләт һәм җәмгыять...

Антны 18 яше тулган һәм Русия гражданлыгын алырга теләүчеләр белергә тиеш булачак.

Русия Федерациясе гражданы паспортын ант текстын укыганнан соң тапшыру күзаллана, дип яза "Известия" гәзите.

"Мин, үз иркем белән Русия Федерациясе гражданлыгын аңлы рәвештә кабул итеп, Русия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, аның гражданнарының хокукларын һәм иркен, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатендә Русия Федерациясе гражданины бурычларын үтәргә, Русия Федерациясе азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга, Русиягә тугры булырга, аның мәдәниятен, тарихын һәм йолаларын хөрмәт итәргә ант итәм", -- диелә ант текстында.

Үзгәрешләр "Русия Федерациясе гражданлыгы турында" законга төзәтмәләрне хуплаган очракта агымдагы елның 1 сентябреннән көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев