Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Дәүләт хезмәтләре» сайты белән кулланучы һәр кешегә төрле хезмәтләр өчен ташламалар каралган.

Сайт аша 30% ташлама белән дәүләт түләүләрен түләргә мөмкин. Дәүләт түләүләре арасыннан: машина йөртү таныклыгын, автомобильне теркәү, никахны теркәү яки аерылышу турында гариза бирү, чит ил паспортының иске үрнәген яңага алыштырган да һәм РФ гражданинының паспортын алган очракларда кулланырга бик уңайлы. Мәсәлән, никах теркәү өчен 350 сум түләргә кирәк, ә...

Сайт аша 30% ташлама белән дәүләт түләүләрен түләргә мөмкин. Дәүләт түләүләре арасыннан: машина йөртү таныклыгын, автомобильне теркәү, никахны теркәү яки аерылышу турында гариза бирү, чит ил паспортының иске үрнәген яңага алыштырган да һәм РФ гражданинының паспортын алган очракларда кулланырга бик уңайлы.

Мәсәлән, никах теркәү өчен 350 сум түләргә кирәк, ә сайт аша түләгән очракта 245 сумга төшә. ЮХИДИ штрафларын түләргә дә җайлы. Штаф язылган беренче 20 көн эчендә түләнсә, 50% ташлама белән кулланырга мөмкин.

Бу сайт ярдәмендә ана капиталын кулланып, торак шартларын яхшырту өчен гаризалар да бирергә була. Ул яңа йорт яки фатир алу, йорт төзелешендә катнашу, җир участогын сатып алу һ.б. шундый килешүләр төзегән вакытта кирәкле документлар тутыру өчен яки аларның кайсылары кирәк икәнен белү өчен дә файдалы.

Халыкның күбесе шушы сайт ярдәмендә инде балалар бакчасына языла, чиратка баса һәм әлеге чиратның билгеле булуы турында да хәбәрдар булып тора. Шулай ук аның аша хастаханәләргә язылу да киң кулланышка кереп бара. Моннан тыш, сатып алынган фатирга, югары уку йортларында түләп укыган очракта салымның 13% кайтарырга була. Сайт аша моның өчен нинди документлар һәм аларны ничек тутырырга кирәклеге турында да мәгълүмат алырга мөмкин.

Сайттагы мәгълүмат һәр кеше өчен аңлаешлы һәм уңайлы. Алар аерым күрсәткечләр аша адымнар ярдәмендә аңлатылган һәм күрсәтелгән. Барысы да уңайлы һәм дә җайлы башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X