Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Документлар тапшырыр вакыт

16 февральдән җылылык өчен субсидиягә хокукларны яңарту башлана. Тиешле документларны тапшырган кешеләргә агымдагы елның икенче яртысында субсидия түләнә. Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белованың әйтүенчә, бу юлы гариза бирергә килүчеләрнең саны күп булачак. Чөнки "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендәге хәлләр "билләрне кысарга" мәҗбүр итә. ГЭСтагы компенсация түләүләр үзәге җитәкчесе Елена Дусманова...

16 февральдән җылылык өчен субсидиягә хокукларны яңарту башлана. Тиешле документларны тапшырган кешеләргә агымдагы елның икенче яртысында субсидия түләнә.
Социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары Мария Белованың әйтүенчә, бу юлы гариза бирергә килүчеләрнең саны күп булачак. Чөнки "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендәге хәлләр "билләрне кысарга" мәҗбүр итә.
ГЭСтагы компенсация түләүләр үзәге җитәкчесе Елена Дусманова фикеренчә, көз көне документлар тапшыру пунктларына 28 меңгә якын кеше килсә, бу юлы аларның саны 33 мең булыр дип көтелә. Документларны тапшыру вакыты һәм урыны гыйнвар ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү квитанциясендә язылган. Аларны ГЭС һәм Яңа шәһәрдәге компенсация түләү үзәкләрендә, "Ышаныч" социаль үзәгендә, "Этюд" шахмат-шашка клубында, 14нче балалар-яшьләр үзәгендә, ЗЯБтагы 6нчы мәктәптә тапшырып була.
Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне квитанциядә күрсәтелгән вакытта пунктларда көтәләр.
Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев