Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дуслык аллеясендә юкәләр шаулар...

Чаллыбыз елдан-ел ямьләнә, яшәрә. Җәй буе тоташ яшеллеккә күмелеп утырган парклар, скверлар, аллеяләр янәшәсендә яңалары барлыкка килә. Һәр елны көзен агачлар утырту шәһәрдәшләребезнең яшәү рәвешенә әйләнде. Быел да Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Чаллы урамнарына 1247 агач һәм 670 куак утыртылды. Урман утырту көненең иң матур багланышы - Халыклар дуслыгы...

Чаллыбыз елдан-ел ямьләнә, яшәрә. Җәй буе тоташ яшеллеккә күмелеп утырган парклар, скверлар, аллеяләр янәшәсендә яңалары барлыкка килә. Һәр елны көзен агачлар утырту шәһәрдәшләребезнең яшәү рәвешенә әйләнде. Быел да Бөтенроссия табигатьне саклау акциясе кысаларында Чаллы урамнарына 1247 агач һәм 670 куак утыртылды.

Урман утырту көненең иң матур багланышы - Халыклар дуслыгы проспектында калкып чыккан өр-яңа аллея. 80нән артык милләт вәкилләре бер тату гаилә булып яшәгән шәһәребез өчен бу, чыннан да, истәлекле вакыйга. Хакимият җитәкчелеге белән берлектә җәмгыятьләр рәисләре ул көнне 28 төп юкә утырттылар.

- Озак та үтмәс, дуслык аллеясы шәһәрдәшләребезнең иң яратып ял итә торган урынына әйләнер. Язларын юкәләрнең хуш исе бөтен тирә-якка таралып, яшен-картын үзенә чакырып торыр. Бүген мин Чаллы җиренә беренче агачымны утырттым. Аның шундый матур исемле аллеядә үсүе минем өчен бик зур әһәмияткә ия. 2015 елны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Скверлар һәм парклар елы дип игълан итте. Димәк, алга таба шәһәребезне яшелләндерү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев.

Автозавод районында яшәүчеләр дә шау-гөр килеп, яшелләндерү акциясендә катнашты. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, идарә итү компанияләре һәм ветераннар хәрәкәте активистлары бу көнне 400 төп агач, сирень, миләш һәм чия куаклары утырттылар. Җиңү паркын ямьләп тезелгән яшь чыршылар территорияләр советларыннан затлы бүләк булса, 25 төп пирамидаль тупылны "Чаллы төзелеш-ремонт" предприятиесенең шәһәребезне яшелләндерүгә лаеклы өлеше дип кабул итәргәдер. Гомумән, Урман утырту көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә 180нән артык оешма һәм предприятиеләрдән 2400 чаллылы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев