Дуслык белән көчле без
Татарстан - күпмилләтле республика. Соңгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, бездә 173 милләт вәкиле яши. Мәдәният, йолалар, телләр төрлелегенә карамастан, алар барысы да тату һәм бердәм булып гомер кичерә.
Республикабызда мөселман һәм христиан, башка диннәр белән бәйле мәдәният ядкәрләре, изге урыннар күп. Мәчет һәм храмнарны торгызу да - хөкүмәт игътибары үзәгендә. Мәсәлән бүгенге көндә Болгар ислам академиясе төзелә һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу эшләре башкарыла. "Бу -Татарстан респбуликасында динара һәм милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау буенча алып барыла торган мөһим эш юнәлешенең курсына ачык мисал, дәүләт диннәре диалогының конструктив үсеше", - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханнов. Шунысы мөһим: әлеге ике зур проект халык ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Рухи мирасыбызны кайтаруда Татарстан халкы бердәмлек күрсәтә.
21 июльдә Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзәләчәк урынга истәлек ташы куелды. Шул уңайдан башкалабызда Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл да булып китте. Ул Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборының нигез ташын салу тантанасында шатлыгы белән бүлеште:
-Татарстанда православия һәм мөселман ядкәрләрен торгызу һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Шунысы сөендерә: хөкүмәтегез милли конфессияләренең изге башлангычларын һәрвакыт хуплап торырга әзер. Карагыз әле: сез дөньяның кайсы урынында, христиан соборына нигез ташу салу тантанасында, югары мөселман Диния назарәтенең катнашуын күрерсез? Бары Россиядә генә. Без үзенчәлекле халык һәм шунда безнең көч!
Чаллы да - күпмилләтле шәһәр. Бездә дә татарлар, руслар, чуашлар, украиннар, башкортлар һәм башка милләт вәкилләре яши. Аларга да рухи азык табарга һәм дини гамәлләрне башкаруда бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Шәһәребездә шактый гына мәчет һәм чиркәүләр дә эшләп килә.
Бер-бер артлы сафка басучы яңа заводлар, югары уку йортлары да башка милләт вәкилләрен калабызга җәлеп итә. Соңгысына тукталсак, бүгенге көндә Чаллы вузларында 400 якын төрле чит ил студентлары укый. "Шәһәр студентлар советы" җирле яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Володин әйтүенчә, алар арасында, хәтта, Кениядән килеп белем алучылар да бар. Быел исә Кытайдан да студентлар килер дип көтелә. Шунысы сөендерә, халыкыбыз барысына да дус-тату мөнәсәбәттә.
Калабызда төрле милләт вәкилләре өчен махсус Халыклар дуслыгы йорты да эшләп килә. Кызыклы чаралар да оештырыла. Мәсәлән, узган шимбәдә шәһәребезнең төп мәйданында керәшеннәрнең милли бәйрәмнәрен - Питрау көнен билгеләп үттек. Шул ук вакытта Энтузиастлар бульварында чит милләт мәдәниятләрен өйрәнүгә багышланган чара - "Мәдәниятне татып кара"("Taste a culture") узды. Аны "Нур" яшьләр үзәге, "Барысы да синең кулыңда" ("It's up to you") яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Башкарма комитет оештырды.
- Әлеге чараның максаты, шәһәрдәшләребезне чит ил мәдәнияте, йолалары, телләре белән таныштырып, толерантлыкны арттыру. Мондый бәйрәмнәрне без ике ел элек оештыра башладык. Аларны кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә теләп, анда төрле милләт вәкилләрен дә чакырабыз. Мәсәлән, "Мәдәниятне татып кара" чарасына Мисырдан ике студент - Омар Сәлих һәм Зәкәрия Мөхәммәт килде.Теләгән кеше алар янына килеп сөйләшә дә алды. 30 июльдә исә без "Мәдәниятләр фестивале"н уздырачакбыз. Анда Кытай, Бахрейн һәм Алжирдан килгән студентлар катнашачак. Моннан тыш безнең оешма августта балалар һәм студентлар өчен чит ил студентлары катнашында җәйге лагерь да оештырачак. Телләрен шомартырга яки киресенчә аны өйрәнергә теләгәннәр анда языла алалар, - дип сөйләде "Барысы да синең кулыңда" яшьләр иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Нәргизә Гуломова. Мисыр кунагы - студент Омар Сәлих та үз фикерләре белән бүлеште:
- Мин Суэц каналына якын урнашкан Исмаилия шәһәреннән килдем. Бездә күпләп манго җимеше үстерәләр. Чаллыны әле карарга җитешмәдем. Бүгенге көндә хисапчы белгечлегенә укыйм. Әмма шәһәрегез халкы бик ошый. Якты йөзле, кызыксынучан, тату кешеләр. Мондый чарада катнашуыма бик шатмын. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырта, яңа дусларны да табарга ярдәм итә. Моннан тыш төрле милләт мәдәниятен, йолаларын да үзләштерүдә зур ярдәмче, - дип сөйләде ул.
"Солнечный" һәм "Крылатый" саулык лагерьларында да экстремизмны булдырмау һәм аны профилактикалау буенча балар өчен зур квест оештырылды. Анда 500 гә якын яшь чаллылылы катнашты. Егет-кызлар уенның төрле этапларында милләтләр һәм илләр турында төрле сорауларга җавап бирделәр, башваткычлар чиштеләр, жыр-биюле бәйгеләрдә катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Милләтләрне хөрмәт итү, аларга кунакчыл һәм дус булу тынычлыкны саклап калуга гына түгел, сәнгать һәм мәдәният ягыннан үсүгә рухый байлыкны арттырырга да ярдәм итә. Уйлап карасаң, һәрбер милләт сокланырлык һәм үрнәк сыйфатларга ия бит. Аларны үзләштереп, төрле яклап камилләшик. Бердәмлектә көч барын да онытмыйк.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев