28 июль 2016 яңалыклары
-
Дуслык белән көчле без
Татарстан - күпмилләтле республика. Соңгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, бездә 173 милләт вәкиле яши. Мәдәният, йолалар, телләр төрлелегенә карамастан, алар барысы да тату һәм бердәм булып гомер кичерә.
-
Күңел радиосына 19!
Куй самовар, чәй әчәек, Җәлләмәгез күмерне. Ашап-эчеп, уйнап-көлеп Үткәрик Туган көнне! 1 нче август! Күңел радиосына 19! Җыр-бию, уен-көлке - боларның барысы да бер урында. Чәе бездән, күчтәнәче - сездән! Иң тәмле күчтәнәч ияләренә «Күңел» радиосыннан махсус бүләк! 1 август, көндегезге 4, «Күңел» радиосы ишегалдына рәхим итегез!
-
Мисбах Сәхәбетдинов каты режимлы колониядә
Чаллыда Андрей Железнов атлы табибны үзе ясаган коралдан атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов Яшел Үзән районы Түбән Вәҗи бистәсендәге каты режимлы колониягә китерелгән.