Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өебезнең нуры ул

Без һәрвакыт өлкән буын кешеләренә бурычлы. Бүгенге тормыш, яшәеш булсын өчен алар саулыкларын, бөтен барлыкларын кызганмый илгә хезмәт иткәннәр, балаларына тәрбия биргәннәр. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз күп авырлыклар күрсәләр дә, сыгылып, сынып төшмәгәннәр, өмет белән яшәгәннәр һәм яшиләр. Октябрь аеның беренче көнендә илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без өлкән буын кешеләренә хөрмәт...

Без һәрвакыт өлкән буын кешеләренә бурычлы. Бүгенге тормыш, яшәеш булсын өчен алар саулыкларын, бөтен барлыкларын кызганмый илгә хезмәт иткәннәр, балаларына тәрбия биргәннәр. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз күп авырлыклар күрсәләр дә, сыгылып, сынып төшмәгәннәр, өмет белән яшәгәннәр һәм яшиләр.

Октябрь аеның беренче көнендә илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без өлкән буын кешеләренә хөрмәт күрсәтәбез, ә бит бу кадерләү ел буена булырга тиеш. Алар моңа лаек.

Шәһәребездә башланган "Өлкәннәр декадасы" да нибары бер атна үтә, бер ай булса да начар түгел.

Өлкәннәр, дигәннән, озын гомерле әби-бабайлар Чаллыбызда шактый. Шуларның берсе - Яңа шәһәрнең 32нче бистәсендә яшәүче Минҗамал әби Фәрхетдинова. Аңа шушы көннәрдә 99 яшь тула.

- Аллаһы Тәгалә кушса, 110га кадәр яшим әле, - ди ул шаяртып. Күңелендә җорлыгы, тәнендә саулыгы бар икән, яшәр дә.

Минҗамал әби Зәй районы Шыкмай авылында 1915 елда дөньяга килә. Аңа җиде яшь булганда, әтисе Шаһиәхмәт авырып вафат була. Әнисе Фәрхиҗамал алты баланы байларга ялланып, кырда чәчү чәчеп, урак урып ялгызы үстерә. Туган балаларының берничәсе чәчәк чиреннән үлеп китә. Балалары кул астына керә башлагач, тормышлар җиңеләеп киткәндәй була. Минҗамал әби Октябрь революциясе елларын хәтерләми, бәләкәй идем, ди. Аның дүрт сыйныф кына белеме булса да, җаваплы эшләр башкара.

- Минем укуым булмаса да, башым шәп эшли иде, математиканы яхшы беләм, - ди ул. Кибеттә дә, почтада да, учетка алып торучы да булып эшли, колхоз эшләренә дә йөри, урак та ура, тынгысыз була.

Минҗамал әбине Бөек Ватан сугышы башлангач, "весовщик" - үлчәп торучы итеп куялар. Ферма мөдирен сугышка алгач, бу вазифа да аның җилкәсенә төшә. Барысы да фронт өчен, җиңү өчен дип тырышып эшлиләр. Шул авыр елларда да малларны исән-сау кышлаталар. Әле аңа чирләп киткән малларны да терелтергә туры килә. Бер белемсез көе мал табибы була, тормыш тәҗрибәсе ярдәм итә. Күбенгән, эче киткән сыерларны халык арасында таралган алымнар белән генә түгел, уколлар да кадап дәвалый.

Сугыш бетү турындагы хәбәрне Минҗамал кибеттә ишетә. Ул шатлыклы көн аның хәтеренә гомергә уелып кала.

Авыр вакытлар булса да, тормыш дәвам итә, кияүгә чыгып, дүрт малай таба. Аларны хезмәт белән тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ике улы исән-саулар. Минҗамал әби Фәрхетдинованың бүген 12 оныгы, 14 оныкчыгы бар.

- Мин бай, Аллага шөкер, - ди ул сөенеп.

- Озак яшәүнең сере нидә? - дигән сорауга ул:

- Нәселебез шундый безнең, әнкәй дә, бабабыз да озак яшәделәр, - дип җавап бирде.

Минҗамал әби 99 тулып, йөзгә аяк басса да, сәламәтлегеннән зарланмый. Колаклары яхшы ишетә, аяклары йөри, күзе генә бераз начарланып киткән. Әле машина белән үзен бакчага да алып баралар икән, мунча керергә яратам, ди ул кеткелдәп. Кулына Коръән алып, сүрәләр укый, дөньялар имин булсын өчен теләкләр теләп догалар кыла. Бүген ул улы Мөнәвир, килене Җәннәт тәрбиясендә яши. Алар Минҗамал әби турында: "Өебезнең нуры ул", - диләр. Ә ул аларга үзен яшь бала кебек тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтләр укый. Оныклары да һәрвакыт килеп, әбиебез, дип өзелеп торалар.

Бүген ул сөекле әни, яраткан ак әби. Барлык өлкәннәргә дә шундый бәхетле картлык бирелсә иде.

Көзләрдә дә шиңми, балкып утырган чәчәкләр бар. Хезмәт һәм тыл ветераны Минҗамал әби Фәрхетдинова да безгә шулай тоелды. Аның әле йөз яшендә дә хәлен белербез.

Хөрмәтле укучылар, сез дә әниләрегез, әтиләрегез, әби-бабаларыгыз барын онытмагыз. Карт кешегә бер җылы сүз җитә. Исегездә тотыгыз, үзебезгә дә бер чак шундый вакыт килер. Гөлләр вакытыннан элек сулмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев