Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Ефәк юлы” Чаллы аша үтә

Тиз­дән уза­чак "Ефәк юлы" ха­лы­ка­ра рал­ли­е­да кат­на­шу­чы­лар 16 көн эчен­дә 10 мең чак­рым юл үтәр­гә ти­еш­ләр. Рал­ли ди­рек­ци­я­се бу­ла­чак узыш­лар марш­ру­тын­да­гы де­таль­ләр­гә ачык­лык керт­кән. Рал­ли­га тан­та­на­лы старт 8 июль­дә Мәс­кә­ү­дә би­ре­лә. Бе­рен­че мах­сус учас­ток ав­тог­рад аша, Ка­зан - Чал­лы - Уфа марш­ру­ты бу­ен­ча үтә­чәк.

Баш­кор­тос­тан рес­пуб­ли­ка­сын үтеп, "Ефәк юлы" рал­лие ка­ра­ва­ны 11 июль­дә чик буе пунк­ты аша Ка­зах­стан­га, ан­нан 16 июль­дә Тянь-Шань та­вы сырт­ла­рын арт­та кал­ды­рып, Кы­тай­га ке­рә­чәк. -Оеш­ты­ру­чы­лар ко­ман­да­сы "Ефәк юлы" рал­лие марш­ру­тын бик нык уй­лап план­лаш­тыр­ды­лар. Нә­ти­җә­дә спорт рал­ли­е­ның һәм оза­ту­чы ка­ра­ван­ның " юл ки­та­бы" языл­ды, ял­га тук­та­лу урын­на­ры бил­ге­лән­де,ки­рәк­ле ки­ле­шү­ләр тө­зел­де, - ди "Ефәк юлы" про­ек­ты җи­тәк­че­се Вла­ди­мир Ча­гин. - Марш­рут ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр ки­е­рен­ке бу­ла­чак. Ял итәр­гә ва­кыт аз би­ре­лә.Авыр­лык­лар­ның те­лә­сә кай­сы учас­ток­та оч­ра­вы их­ти­мал. Марш­рут тех­ни­ка өчен дә, ке­ше­ләр өчен дә җит­ди сы­нау бу­ла­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X