Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элемтәләр ныгый

Шәһәр башкарма комитетында Чаллы һәм Төркиянең Казан шәһәре арасында ике яклы хезмәттәшлек һәм дуслык турындагы килешүгә Наил Мәһдиев белән Казан мэры Локман Эртюк кул куйды. Ике шәһәр башлыгы апрель азагында Төркиядә очрашкан иде инде. Чаллыдагы очрашу вакытында Наил Гамбәр улы Татарстан белән Төркиянең гасырлар дәвамында тугандаш илләр булуын ассызыклады. Соңгы...

Шәһәр башкарма комитетында Чаллы һәм Төркиянең Казан шәһәре арасында ике яклы хезмәттәшлек һәм дуслык турындагы килешүгә Наил Мәһдиев белән Казан мэры Локман Эртюк кул куйды. Ике шәһәр башлыгы апрель азагында Төркиядә очрашкан иде инде.

Чаллыдагы очрашу вакытында Наил Гамбәр улы Татарстан белән Төркиянең гасырлар дәвамында тугандаш илләр булуын ассызыклады. Соңгы елларда Татарстан һәм Россия җитәкчеләре тарафыннан икътисади хезмәттәшлеккә игътибар арта. "Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов республикабызга инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә армый-талмый эшли. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә күп кенә Татарстан-Төрек эшмәкәрлек проектлары тормышка ашырыла. Узган ел ике ил арасында товар әйләнеше бер миллиард доллар тәшкил итте. Республикага 1,5 миллиард доллардан артык инвестиция җәлеп ителде", - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Төрек капиталы Чаллы халкы өчен эшли. Мәсәлән, "Тирсан Кардан" фирмасы "КАМАЗ" өчен кардан валлары җитештерә, "Хаят Холдинг" компаниясе Чаллыда күп функцияле Санрайз-сити торак комплексы төзи. "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" катнашында мебель җитештерүчеләр кластеры оештырыла. Локман Эртюк Казан шәһәре белән таныштырды. "Безнең шәһәр Төркия башкаласы Әнкарадан 30 чакрым ераклыкта. Социаль-икътисади үсеш буенча без Төркиянең 300 шәһәре арасында 30нчы урында. Казан оборона сәнәгате үзәге булып тора. Тулаем алганда, безнең шәһәрләрнең үсеш динамикасы охшаш", - диде кунак.

Аннары кунаклар сәүдә-сәнәгать палатасында булдылар, "Мастер" һәм "Чаллы" индустриаль парклары эшчәнлеге белән таныштылар. Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Юрий Петрушин Чаллыда сакчыл җитештерү программасына игътибар зур булуын билгеләп үтте. "Уртак эшләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Безнең предприятиеләр күп программаларда актив катнаша. Моңа кадәр ике ил арасында сәүдә мөнәсәбәтләре генә булса, хәзер уртак предприятиеләр ачылсын иде", - диде.

"Мастер" индустриаль паркында "Leoni" немец компаниясе, "Завод машдеталь", "Tирсан Кардан" компанияләре эшчәнлеге белән таныштылар. 2016 елда Чаллыда җитештерелгән товарларны Төркиядә сатуны җайга салу бурычы тора. Наил Гамбәр улы автокомпонентлар, халык куллану товарлары буенча хезмәттәшлекне ныгыту, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, уртак проектларда яңа эш урыннарын арттыруга игътибар артыр, дип ышандырды.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев