Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энгель Фаттахов: “Чаллы тәҗрибәсен өйрәнергә чакырам”

Һәр ел­ның ав­гус­тын­да Та­тар­стан­ның бар­лык му­ни­ци­паль ра­йон­на­рын­нан мә­га­риф һәм фән хез­мәт­кәр­лә­ре респ­бу­ли­ка ав­густ пле­нар уты­ры­шы­на җы­е­лы­ша­лар. Уз­ган ел­ны алар Бө­гел­мә шә­һә­рен­дә ки­ңәш­ләш­те­ләр. Бы­ел мә­га­риф һәм фән хез­мәт­кәр­лә­рен Яр Чал­лы ка­бул ит­те.

17 ав­густ көн­не шә­һә­ре­без­нең 1 нче шә­һәр ба­ла­лар һәм яшь­ләр иҗа­ты са­ра­ен­да Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән хез­мәт­кәр­лә­ре­нең тра­ди­ци­он рес­пуб­ли­ка ав­густ ки­ңәш­мә­се­нең пле­нар уты­ры­шы үт­те. Ан­да ТР Премь­ер-ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры - фән һәм мә­га­риф ми­нис­т­ры Эн­гель Фат­та­хов, ТР Пре­зи­ден­ты Ап­па­ра­ты вә­ки­ле Да­нил Мос­та­фин, Яр Чал­лы шә­һәр ха­ки­ме урын­ба­са­ры Фле­ра Ан­дре­е­ва, Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Ла­ри­са Су­ли­ма, Та­тар­стан Дә­ү­ләт Со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры Свет­ла­на За­ха­ро­ва һәм мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре бел­геч­лә­ре - бар­лы­гы 320 ләп ке­ше кат­наш­ты. Ки­ңәш­мә "Граж­дан­лык ак­тив­лы­гын һәм ва­тан­пар­вәр­лек­не фор­ма­лаш­ты­ру - дә­ү­ләт сә­я­сә­те­нең бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә өс­тен­лек­ле юнә­леш" те­ма­сы кы­са­ла­рын­да үт­те.

- Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең мә­га­риф сис­те­ма­сы үр­нәк бу­лыр­дай. Сез­дә БДИ нә­ти­җә­лә­ре дә юга­ры, олим­пи­а­да­лар бу­ен­ча күр­сәт­кеч­ләр дә ях­шы. Бү­ген­ге ки­ңәш­мә­не мон­да үт­кә­реп, Яр Чал­лы­ның тәҗ­ри­бә­сен өй­рә­нер­гә ча­кы­рам, - дип баш­ла­ды уты­рыш­ны Эн­гель Фат­та­хов.

Шә­һә­ре­без­дә, чын­нан да, го­рур­ла­ныр­лык һәм үр­нәк алыр­дай ка­за­ныш­лар шак­тый. Алар ха­кын­да Яр Чал­лы шә­һәр ха­ки­ме урын­ба­са­ры Фле­ра Ан­дре­е­ва җен­тек­ләп сөй­лә­де:

- Яр Чал­лы - Та­тар­ста­ның икен­че иң эре шә­һә­ре. Ан­да 500 мең­нән ар­тык ке­ше яши. Алар­ның 10% - 7 яшь­тән алып 17 гә ка­дәр бул­ган уку­чы ба­ла­лар тәш­кил итә. Шә­һә­ре­без­дә имин һәм ях­шы тор­мыш өчен бар мөм­кин­лек­ләр дә бул­ды­рыл­ган. Ту­ган ягы­быз­га, Ва­та­ны­быз­га бул­ган мә­хәб­бәт­не тәр­би­я­ләү - күп мил­ләт­ле ка­ла­быз өчен ае­ру­ча да мө­һим. Һәм без мо­ны төр­ле со­ци­аль прог­рам­ма­лар, ба­ла­лар өчен эш­ләп кил­гән хә­рә­кәт­ләр, про­ект­лар аша тор­мыш­ка ашы­рыр­га ты­ры­ша­быз. Мә­сә­лән, 2004 ел­дан Чал­лы­да "Ба­ла­лар шә­һәр ду­ма­сы" про­ек­ты эш­ләп ки­лә. 2012 ел­да ул "Уку­чы­лар­ның шә­һәр со­ве­ты" на үз­гәр­тел­де. Ан­да кат­на­шып ба­ла­лар ке­че яшь­тән үк җәм­гы­ять­нең со­ци­аль нор­ма­ла­рын үз­ләш­те­рер­гә, аның тө­зе­ле­шен кү­зал­лар­га, ида­рә итү кү­нек­мә­лә­ре­нә өй­рә­нә­ләр. "Уку­чы­лар­ның шә­һәр со­ве­ты" шак­тый гы­на со­ци­аль про­ект­лар­га - "Мә­дә­ни­ят­ле Чал­лы", "Яңа ел хы­я­лы", "Яшь­ләр сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше өчен" һ.б. баш­лан­гыч та бир­де. 2014 ел­да ул үт­кәр­гән "Үлем­сез полк" ак­ци­я­сен, хәт­та, рес­пуб­ли­ка­да да бил­ге­ләп үт­те­ләр. Бы­ел ан­да 53 000 шә­һәр­дә­ше­без кат­наш­ты. Яр Чал­лы­да эш­ләп кил­гән "Кван­то­риум" ба­ла­ла­лар тех­но­пар­кы да зур уңыш­лар­га иреш­те", - дип бил­ге­ләп кит­те ул.

Ва­тан­пәр­вәр­лек - граж­дан­лык җа­вап­лы­лы­гын тәр­би­я­ләр­гә яр­дәм итү­че мө­һим ни­гез­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. Шә­һә­ре­без­дә әле­ге өл­кә­дә дә шак­тый гы­на эш­ләр баш­ка­ры­ла. Мә­сә­лән, 1982 ел­лар­да Чал­лы­да хә­бәр­сез югал­ган сол­дат­лар­ның ка­бер­лә­рен эз­ләү бу­ен­ча бе­рен­че хә­рә­кәт­ләр оеш­ты­рыл­ды. Алар­да төр­ле ва­кыт ара­лы­гын­да шә­һә­ре­без­нең 1500 уку­чы­сы, сту­дент­ла­ры кат­наш­ты. Алар төр­ле җир­ләр­гә экс­пе­ди­ци­я­ләр оеш­ты­рып, 1600 гә якын хә­бәр­сез югал­ган сол­дат ка­бе­рен эз­ләп тап­ты­лар, 109 үл­гән сол­дат-офи­цер­ның исем­нә­рен бил­ге­лә­ү­дә зур эш баш­кар­ды­лар, 75 үл­гән сол­дат­ның ту­ган­на­рын та­бып, алар­ны ка­һар­ман­нар­ның ка­бер­лә­ре яны­на ба­рыр­га да бу­лыш­ты­лар.

Мон­нан тыш шә­һә­ре­без­дә 72 мәк­тәп му­зей­ла­ры эш­ләп ки­лә. Экс­пе­ди­ция ва­кы­тын­да та­был­ган кал­дык­лар - алар­ның төп яд­кәр­лә­ре. Шу­лай ук Чал­лы­да ин­де 37 ел 1 нче Пост эш­ли. Ан­да сак­та то­ру уку­чы­лар өчен мак­тау­лы га­мәл. Ел са­ен иң ях­шы сак­чы­лар­ны Мәс­кә­ү­гә - Пре­зи­дент пол­кы­на җи­бә­рә­ләр.

Төр­ле мил­ләт­ләр­гә ка­ра­та их­ти­рам хи­сен тәр­би­я­ләү өл­кә­сен­дә дә шак­тый гы­на эш­ләр баш­ка­ры­ла. Мә­сә­лән, шә­һә­ре­без­дә ту­гыз "Як­шәм­бе кө­не мәк­тәп­лә­ре" эш­ләп ки­лә. Алар­га йө­рү ирек­ле. Үз уку се­зо­нын алар һәр ел­ның 31 ав­гус­тын­да, Рес­пуб­ли­ка кө­не уңа­ен­нан, ма­тур ча­ра бе­лән баш­лап җи­бә­рә­ләр. Де­кабрь аен­да уз­ды­ры­лу­чы "Мил­ли-мә­дә­ни җәм­гы­ять­ләр фес­ти­ва­лен" оеш­ты­ру да ма­тур йо­ла­га әй­лән­де. Фле­ра Ан­дре­е­ва әй­тү­ен­чә, без­дә дә җи­теш­сез як­лар бар. Әм­ма җәм­гы­ять­нең төр­ле струк­ту­ра­ла­ры­ның кү­мәк һәм бер­дәм эш­чән­ле­ге ки­лә­чәк­тә алар­ны да бе­те­рер­гә яр­дәм итә­чәк.

Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры урын­ба­са­ры Ла­ри­са Су­ли­ма ки­ңәш­мә­дә ел дә­ве­рен­дә мә­га­риф һәм фән өл­кә­сен­дә эш­ләп кил­гән прог­рам­ма­лар­ны бил­ге­ләп чык­ты, рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык ра­йон­на­рын­да да мә­га­риф сис­те­ма­сы­ның үсе­ше ту­рын­да сөй­лә­де.

- Уку ел дә­ве­рен­дә тәр­бия һәм өс­тә­мә бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә эш­лә­ү­че пе­да­гог­лар­ның һө­нә­ри прес­ти­жын арт­ты­ру мак­са­ты бе­лән шак­тый эш­ләр баш­ка­рыл­ды. Мо­ның өчен рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан әле­ге өл­кә­дә эш­лә­ү­че укы­ту­чы­лар­га грант­лар­га дип 15 млн сум бү­ле­неп би­рел­де. Бәй­ге­дә кат­на­шу­га бар­лы­гы 490 пе­да­гог­тан га­ри­за­лар ка­бул ител­де. Алар­ның кү­бе­се Чал­лы, Тү­бән Ка­ма, Алек­се­евс­кий, Аз­на­кай, Ак­су­бай­дан кил­де. Бар­лык грант­лар өс­тә­мә бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә эш­лә­ү­че пе­да­гог­лар­га 7 ок­тябрь­га ка­дәр тап­шы­ры­ла­чак.

Укы­ту­чы­лар­ның "Про­фес­си­о­наль ос­та­лык" бәй­ге­се исә бы­ел төп дүрт юнә­леш бу­ен­ча үт­кә­рел­де: "Иң ях­шы класс җи­тәк­че­се", "Өс­тә­мә бе­лем би­рү өл­кә­сен­дә­ге иң ях­шы укы­ту­чы", "Иң ях­шы өй­рә­тү­че" һәм "Иң ях­шы пе­да­гог-пси­хо­лог". Әй­тер­гә ки­рәк, "Иң ях­шы класс җи­тәк­че­се" исе­ме­нә шә­һәр­дә­ше­без - 76 нчы гим­на­зи­я­дә эш­лә­ү­че Ли­дия Ры­буш­ки­на ла­ек бул­ды. Бар­лык җи­ңү­че­ләр­не 7 ок­тябрь көн­не Ка­зан­ның "Пи­ра­ми­да" ком­п­лек­сын­да тан­та­на­лы рә­веш­тә кот­ла­я­чак­лар",- ди­де ул.

Шу­лай ук Ла­ри­са Су­ли­ма Яр Чал­лы­да бы­ел ачы­лып, уңыш­лы эш­ләп кил­гән "Кван­то­риум" ба­ла­лар тех­но­пар­кын да бил­ге­ләп үт­те. Ул аны ба­ла­лар­га өс­тә­мә бе­лем би­рү­нең яңа мо­де­ле, дип ата­ды.

- Бу көн­нәр­дә ге­нә мин Мәс­кә­ү­дә бул­дым. Ан­да Әл­мәт һәм Тү­бән Ка­ма шә­һәр­лә­рен­дә дә шун­дый тех­но­парк­лар­ны ачу өчен фе­де­раль суб­си­ди­я­не алу бу­ен­ча, Та­тар­стан­ның га­ри­за­сын як­ла­дым. Ал­ла бо­ер­са аны без ала­чак­быз, - дип сө­ен­дер­де ул зал­га җы­ел­ган­нар­ны.

Бы­ел рес­пуб­ли­ка­быз­да җи­де тө­бәк се­ми­на­ры үт­те. Алар­да 1000 гә як­ны пе­да­гог-оеш­ты­ру­чы кат­наш­ты. Ан­да тәҗ­ри­бә ур­так­ла­шу бу­ен­ча шак­тый эш­ләр баш­ка­рыл­ды.

- Агым­да­гы ел­да рес­пуб­ли­ка­да "Рос­сия мәк­тәп уку­чы­ла­ры хә­рә­кә­те" үсеш ал­ды. Бы­ел без аның Та­тар­стан ре­ги­о­наль бү­ле­ген бул­ды­рып, аның со­ве­тын сай­ла­дык. Шу­шы көн­нәр­дә Ка­зан­ның Ра­ту­шы­сын­да 50 пи­лот мәк­тәп вә­кил­лә­ре­нең аңа ке­рүе тан­та­на­сы уза­чак, - дип сөй­лә­де Ла­ри­са Су­ли­ма.

Рес­пуб­ли­ка мә­га­ри­фе­нең ту­лы үсе­шен аң­лар өчен, һәр­бер му­ни­ци­па­ли­тет­ның мә­га­риф сис­те­ма­сын рей­тинг бу­ен­ча бә­я­ләү эше дә бул­ды­рыл­ды. Ки­ңәш­мә­дә ал­дын­гы һәм яр­дәм ите­лер­гә ки­рәк­ле му­ни­ци­па­лет­лар бил­ге­лән­де. Ла­ри­са Су­ли­ма әй­тү­ен­чә, яңа уку елын­да ка­лы­шу­чы­лар­га ме­то­дик яр­дәм күр­сә­те­лә­чәк. Шу­лай ук ул ба­ла­лар хә­рә­кә­те, һө­нә­ри бе­лем би­рү­че юга­ры уку йорт­ла­ры бу­ен­ча рей­тинг күр­сәт­кеч­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды.

Шу­лай ук яңа уку елын­да га­и­лә һәм аның әһә­ми­я­те­нә дә зур игъ­ти­бар бе­ре­лә­чәк. Бу уңай­дан ата-ана­лар ко­ми­те­ты ара­сын­да яңа бәй­ге­не - "Та­ту класс сер­лә­ре"н үт­кә­рү план­лаш­ты­ры­ла. Мак­са­ты - тәр­бия эше­нә ата-ана­лар­ны ак­тив җә­леп итү, ини­ци­а­тив­лы һәм иҗа­ди класс җи­тәк­че­лә­рен бил­ге­ләү. Га­и­лә­нең әһә­ми­я­тен арт­ты­ру мак­са­ты бе­лән май­да кер­тел­гән "Га­и­лә һәм аның кыйм­мәт­лә­ре" дә­рес­лә­ре дә тра­ди­ци­он­га әй­лә­нә­чәк. Ата-ана­лар­ның пси­хо­ло­гик тәр­би­я­не би­рү грам­мо­та­сы өс­тен­дә дә эш­ләр дә­вам ит­те­ре­лә­чәк.

Го­му­мән, Эн­гель Фат­та­хов та Та­тар­стан рес­пуб­ли­ка­сын­да мә­гә­раф һәм фән өл­кә­се­нә шак­тый зур игъ­ти­бар би­ре­лү­ен бил­ге­ләп үт­те. Шу­лай ук ул пе­да­гог кадр­лар­ның һәм га­и­лә­нең зур әһә­ми­ят­кә ия бу­лу­ын да ас­сы­зык­лан­ды:

- Та­тар­стан­да һәр ел­ны мәк­тәп­ләр­нең һәм мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­я­лә­ре­нең ка­пи­таль ре­мон­ты­на 2,5 млрд сум бү­леп би­рә. Өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­я­лә­ре дә игъ­ти­бар үзә­ген­дә. Та­тар­стан­да ре­сурс үзәк­лә­ре оеш­ты­ры­лу­ы­на һәм алар­ны ма­те­ри­аль-тех­ник тә­э­мин ите­ле­ше­нә ел са­ен 700 млн сум бү­ле­неп би­ре­лә. Бү­ген­ге көн­дә рес­пуб­ли­ка­быз­да шун­дый 20 үзәк эш­ли. Соң­гы 3 ел эчен­дә без 158 мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү оеш­ма­ла­рын тө­зе­дек. Фе­де­раль бюд­жет яр­дә­ме бе­лән 2025 ел­га ка­дәр яңа мәк­тәп­ләр тө­зү про­ек­ты да га­мәл­дә. Бы­ел аның кы­са­ла­рын­да Яр Чал­лы­да 800 урын­га исәп­лән­гән мәк­тәп ача­чак­быз. Мон­нан тыш бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­я­лә­рен ав­то­бус­лар бе­лән тә­э­мин итү фе­де­раль про­ек­ты да эш­ләп ки­лә. Аның бу­ен­ча 100 ләп ав­то­бус ала­чак­быз. Рес­пуб­ли­ка пре­зи­ден­ты укы­ту­чы­лар­ны ноут­бук­лар бе­лән тә­э­мин ите­леш­кә 200 млн сум ак­ча бү­леп бир­де. 19 ав­густ­та алар­ны тап­шы­ру план­лаш­ты­ры­ла. Го­му­ми­ләш­те­реп әйт­сәк, юга­ры сый­фат­лы бе­лем алу өчен рес­пуб­ли­ка ха­ки­ми­я­те та­ра­фын­нан бар нәр­сә дә эш­лә­не­лә. Без­нең бу­рыч - мә­га­риф сис­те­ма­сын­да дө­рес тәр­бия һәм сый­фат­лы бе­лем би­рү­не тә­э­мин итү. Мо­ңа про­фес­си­о­наль кадр­лар һәм га­и­лә яр­дәм итәр­гә ти­еш. Тәр­бия һәм бе­лем би­рү про­цесс­ла­рын бер­гә алып ба­рыр­га ки­рәк, - ди­де ул.

Ки­ңәш­мә­дә шу­лай ук хә­зер­ге за­ман уку­чы ба­ла­лар­ның пси­хо­ло­гик об­ра­зы ту­рын­да да әй­тел­де. Алар­ның ин­тер­нет эче­нә чу­мып, тор­мыш­та кү­ңел ачу иде­ал­ла­рын өс­тен кую бил­ге­ләп үтел­де. Мо­ның өс­тен­дә эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ге ас­сы­зык­лан­ды. Шу­лай ук укы­ту­чы пси­хо­лог-пе­да­гог­лар­ның да җит­мә­ве һәм, го­му­мән, эш­ләп кил­гән укы­ту­чы­ла­ры­быз­ны ул як­тан да өй­рә­тер­гә ки­рәк­ле­ге­нә ба­сым ясал­ды. Шу­лай ук ки­ңәш­мә­дә юл хә­рә­кә­те яшь ин­с­пек­тор­лар хә­рә­кә­те­нең үсе­ше һәм бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­я­лә­рен­дә хәр­би хез­мәт­кә әзер­лә­ү­не ка­мил­ләш­те­рү ту­рын­да да сөй­лә­неп, яңа па­ти­ро­тик хә­рә­кәт­нең "Юнар­мия" нең бул­ды­ры­луы да әй­тел­де.

Ча­ра ахы­рын­да тәр­бия эш­лә­ре һәм өс­тә­мә бе­лем би­рү бу­ен­ча оеш­ты­рыл­ган иң ях­шы эш­чән­лек өл­кә­сен­дә, рей­тинг күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча җиң­гән, ТР му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­лә­ре һәм уч­реж­де­ни­я­лә­рен кот­ла­ды­лар. Җи­ңү­че­ләр исем­ле­ген­дә Яр Чал­лы шә­һә­ре исе­ме дә еш яң­гы­ра­ды.

19 ав­густ көн­не исә Ла­еш ра­йо­нын­да ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­хан­нов кат­на­шын­да рес­пуб­ли­ка ав­густ пе­да­го­ги­ка кон­фе­рен­ци­я­се уз­ды­ры­ла­чак. 21-23 ав­густ­та Ка­зан­да Рос­си­я­нең бар­лык ре­ги­он­на­рын­нан ки­лү­че та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­ла­ры­ның кон­фе­рен­ци­я­се кө­те­лә.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев