Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энгель Фәттахов балалар йортында тәрбияләнүчеләрне матбугатка яздырды

ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең #Подпишиблизких, #Подпиширодителей дип аталган матбугатка язылу акциясенә кушылды.

Әлеге вакыйга Халыкара балаларны яклау көнендә һәм "Без бергә" балалар техник иҗат фестивале ачылышы вакытында булды. Энгель Фәттахов республиканың барлык балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның укутучыларын "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларына, ә Россия һәм чит илләрдә дә танылу алырга өлгергән укучылары булган Актаныш гуманитар гимназия-интернатында белем алучы балаларны "Салават күпере" һәм "Ялкын"га яздырды. Сүз уңаеннан: 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру буенча #Подпишиблизких, #Подпиширодителей акциясе 22 майда игълан ителгән иде һәм ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X