Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкәртелгән протоколлар нәтиҗәсе буенча, Рөстәм Миңнеханов 97,2 процент тавыш җыйган

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, сайлау комиссиясе 3 проценттан артыграк протоколларны эшкәрткән. Аның нәтиҗәле буенча, беренче урында Рөстәм Миңнеханов бара: ул 97,2 процент тавыш җыйган. Хафиз Миргалимов исә 1,3 процент, Рушания Бильгильдеева 0,6 процент, Руслан Йосыпов 0,37 процент тавыш җыюы билгеле. Бу хакта бүген ТР Үзәк...

ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, сайлау комиссиясе 3 проценттан артыграк протоколларны эшкәрткән. Аның нәтиҗәле буенча, беренче урында Рөстәм Миңнеханов бара: ул 97,2 процент тавыш җыйган. Хафиз Миргалимов исә 1,3 процент, Рушания Бильгильдеева 0,6 процент, Руслан Йосыпов 0,37 процент тавыш җыюы билгеле. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә игълан ителде.

"Бу әле тавышларны санауның башы гына һәм авыл җирлекләреннән китерелгән мәгълүматлар гына. Санау процессы дәвам итә, ахыргы нәтиҗәләр алда туасы көнне иртәнге якта билгеле булачак", - дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин. Ул шулай ук ҮСКнә шикаятьләр килмәвен хәбәр итте.

"Әлегә күпме кешенең сайлауларга килүе билгеле түгел. Миңа калса, тавыш бирүчеләр саны 80 проценттан артык булыр дип көтелә", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев