Эшлекле сөйләшү нәтиҗәле булыр
Бүген " Татарстан" кунак ханәсендә Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән берлектә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның күчмә утырышын үткәрә. Утырышның көн тәртибендә ике сорау карала, ягъни Чаллыда реклама конструкцияләре базарына кагылышлы һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны (НТО - объекты нестационарной торговли) көйләү мәсьәләләре тикшерелә....
Министрлар кабинетының әлеге карар проекты хәзер ведомствоара килешүдә. Карар проектында стационар булмаган сәүдә объектлары (лареклар, киосклар һ.б.) өчен урын билгеләү схемасы бар, урнаштыруга өстенлекле хокук бирү очраклары билгеләнгән, эшчәнлек һәм сәүдә төрләре буенча урыннар бирү регламенты күрсәтелгән, биш елга арендага алу срогы куелган. Бизнесны җайга салуның яңа схемасының иң төп өстенлеге - ачыклык һәм алдан хәбәр итү.
Утырышта шулай ук эшмәкәрләр һәм реклама бизнесында катнашучылар белән реклама конструкцияләре өчен участоклар сатуны оештыру тәртибе һәм конструкцияләрне урнаштыруның яңа схемасы турында сөйләшү каралган. Беренче аукцион июнь аенда үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев