Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшмәкәрләр өчен лекция

"Яр Чаллы - Россиянең бизнес-белем үзәге" проекты кысаларында икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалында эшмәкәрләр өчен дәрес булды.

Институтның өлкән укытучысы, дәүләт хезмәтенең II класслы киңәшчесе Эльвира Сибагатуллина "Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен контракт системасы" дигән темага лекция укыды. Эльвира Тельман кызы сатып алу, аның максатлары, үзенчәлекләре, нинди документлар кирәклеге турында сөйләде. Сатуда катнашучыларга кагылышлы төшенчәләрне, терминнарны һәм таләпләрне аңлатты. Укытучы милли режим принцибы турында да сөйләде. Аның мөһимлеге шунда - җирле товар җитештерүчеләргә өстенлек бирү.

Узган ел институтка федераль инновация мәйданы дигән статус бирелде. Хәзер биредә 2014-2016 елларда муниципаль кирәк-яраклар өчен товарлар һәм хезмәтләр сату өлкәсендәге белгечләрнең квалификациясен күтәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев