Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эт хуҗасын тапкан кешегә җирлек башлыгыннан бүләк

Узган атнада Тукай районының Новотроицкое авылында Муса исемле 3 яшьлек баланы эт тешләде. Әлеге хәл әтисенең күз алдында була. Руслан Шакиров сүзләре буенча, алар көндезге 3 ләр тирәсендә капка төбенә кар көрәргә чыгалар. Бу вакытта урамда йөрүче ике этнең берсе читтәрәк уйнап йөргән малайга ташлана. Әтисе атылып килеп җитә һәм йөзе канга баткан баласын күрә.

– Минем янымда олы кызым һәм күршем дә бар иде. Этләр безнең арттан чабып, ишегалдына керде. Мин аларны ябып куйдым. Баланы тиз генә машинага утырттым да, Чаллыга хастаханәгә киттек, – ди ул.
Малайның борыны җәрәхәтләнә, аңа операция ясап, ертылган урынын тегәләр. Бүгенге көндә бала өйдә, дәвалану өчен хастаханәгә йөриләр. 
Шакировлар Юбилейная 44А йортында яши. Без әлеге вакыйга булган урынга бардык. Флүрә Шәрифуллина яшь гаиләнең күршеләре. Аларның да эте бар. Тик аны гел бәйдә тоталар.
– Ул безнең усал түгел, шулай да үзен генә чыгарганым юк. Эт эт инде ул. Аларга ышаныч юк. Урамыбызда күпләп йөриләр. Баланы тешләгән көнне дә ике хуҗасыз этнең йөргәнен күрдем, – ди ул. 
Якында гына зур кибет бар. Анда этләр күп җыела, диләр.
– Кешеләр кибеттән азык алып чыгып ашаталар да шуңа ияләшәләр. Балаларга куркыныч. Эштән бүленеп, аларны мәктәпкә озатырга һәм каршы алырга мәҗбүр булабыз. Эт алдың икән, чыгарма аны урамга, – ди кибеттә сатучы булып эшләүче Марина Иванова.  
Кечкенә Мусаның әтисе этнең муенчагы бар, димәк ул хуҗасыз түгел, ди. 
– Аны кемдер чыгарып җибәргән булган. Ник? Бу кеше битарафлыгы өчен тулысынча җавап бирергә тиеш. Этләр теләсә кемгә ташланырга мөмкин бит. Өстәвенә, язга таба аларның «туй» вакыты, – ди ул.  – Аллаһка шөкер, безнең очракта балага җитди зыян килмәде. Дөрес, йөзендә яра эзе мәңгегә калачак. Шуңа күрә мин бүген яхшы пластик хирурглар табасым килә. Акчасын да түлим, иң мөһиме – баланың йөзен мөмкин кадәр төзәтергә булышсыннар иде. Аннары психологик ярдәм дә кирәк булыр, дим. Көчле психологлар булса, аны да кире какмас идек. Кечкенә чагымда үземне дә эт тешләгәне булды. Ул чакта әти-әниләр әллә ни игътибар бирмәгән иде. Ә мин үзем бу вакыйгага җитди карыйм. Бу хәл Мусаның күңеленә кереп, этләрдән куркып калмасын иде. Мин моның өчен бөтенесен дә эшләячәкмен. Билгеле, бу очракта мин үземне гаепле саныйм һәм бөтен ата-аналарга балаларын үзләрен генә урамга чыгарып җибәрмәүләрен сорыйм. Урам тулы этләр, хуҗасыз этләр. Аларның кемнеке булуын беркем дә ачыклый алмаячак.
Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова сүзләренә караганда, ул этнең кем икәнлеген белү өчен бүләк тә бирергә әзер. 
– Без авылның барлык ватсап төркемнәренә яздык. Әлегә хуҗасы табылмады. Хәзер инде без бу эт бакчачылык ширкәтеннән килмәде микән, дип уйлыйбыз. Аны эзләү белән полиция һәм прокуратура шөгыльләнә. Алар авыл янында урнашкан бакчачылык ширкәтләре буйлап йөриләр, – ди җирлек башлыгы Юлия Рыбакова. 
Баланы тешләгән этне Тукай районы ветеринария оешмасына озатканнар.  Аннан котыру чиренә анализлар алынган, тик алар ун көннән соң гына билгеле булачак.  
Новотроицкое авылында 2 меңнән артык кеше яши. 
– Этләр проблемасы безнең җирлек өчен бик актуаль. Авылыбыз янында гына 7 бакчачылык ширкәте урнашкан. Көз айларында бакча хуҗалары ташлап калдырган этләр безнең авылга килә. Октябрь-ноябрь айларында өч тапкыр аулау килде. Соңгысында 8 этне алып киттеләр. Ә баланы тешләгән эт ул үзебезнең авылдашларныкы, – ди җирлек башлыгы. Юлия Рыбакова сүзләренә караганда, авыл җыеннарында да, отчет җыелышларда да бу проблеманы еш күтәрәләр. 
– Бер яктан, әгәр хуҗасы этен урамга берүзен чыгарган икән, минем аны алып китәргә бер хакым да юк.  Икенче яктан, алар урам буйлап йөреп, авыл халкына зыян салалар. Этләр урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгел, – ди Юлия Михайловна.
Этләрне тоту турындагы процедура да борчый аны. 
– Заявка биреп, тотучы оешма килгәнче ике атналап вакыт уза. Сиңа кирәк булганда юк әле алар, авыл буйлап эзләп йөрибез. Законнарны төптән үзгәртмичә, бу проблема беркайчан да хәл ителмәячәк, – ди ул.
Малае зыян күргән Руслан Шакиров та әти-әниләргә мөрәҗәгать итә:
– Бу шартларда – бөтен җаваплылык ата-аналар өстендә! Балаларны кулдан ычкындырмаска һәм этләрдән ераграк йөрергә кирәк, – ди әти кеше. 
Исегезгә төшерәбез, Президент Рөстәм Миңнеханов әле узган атнада гына сукбай этләргә каршы көрәшү кирәклеген искәртте. Россиянең берничә төбәгендә эт тешләп, балалар һәлак булды.
Бәхеткә Новотроицкоеда хәлләр аяныч тәмамланмады. Тик яңадан да бу кабатланмас дип кем әйтә? Гаепле дип тапкан эт хуҗасын бөтен авыл белән эзлиләр. 
Сукбай хайваннарны аулауга заявкаларны шәһәр район башкарма комитеты администрацияләрендә кабул итәләр һәм белгечләр мондый җирләргә махсус наряд җибәрәләр. 
Заявкаларны түбәндәге телефон номерлары буенча калдырырга мөмкин:
Үзәк район: 47-55-37, 47-55-33
Комсомол районы: 71-42-24, 70-34-27
Автозавод районы: 54-76-76, 56-50-71 

Зөһрә Вәлитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация