Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Facebook социаль челтәрендә куркыныч компьютер вирусы тарала

Facebook социаль челтәрендә Messenger кушымтасы аша куркыныч компьютер вирусы тарала, дип яза «Известия». Кулланучының вирус белән зарарланган хәбәрдә таныш булмаган видеороликны ачарга тәкъдим ителә. Сылтама буенча күчкәч, видеодан сәхифә ачыла, шуннан соң Mozilla Firefox һәм Safari браузерлары кулланучыларга Flash Player ны яңартырга куша. Әлеге вируска «Касперский лабораториясе» хезмәткәрләре юлыккан. Аларның...

Facebook социаль челтәрендә Messenger кушымтасы аша куркыныч компьютер вирусы тарала, дип яза «Известия». Кулланучының вирус белән зарарланган хәбәрдә таныш булмаган видеороликны ачарга тәкъдим ителә. Сылтама буенча күчкәч, видеодан сәхифә ачыла, шуннан соң Mozilla Firefox һәм Safari браузерлары кулланучыларга Flash Player ны яңартырга куша. Әлеге вируска «Касперский лабораториясе» хезмәткәрләре юлыккан. Аларның сүзләренчә, вирус кулланучыларны билгеле бер сәхифәләргә алып керә. Шул рәвешле, вирусны уйлап табучылар реклама хисабына акча эшлидер һәм Facebook челтәренең күп кенә аккаунтларына үтеп керү мөмкинлегенә ия буладыр, мөгаен. Элегрәк хисапчылар һәм юристлар өчен ясалган сайтларның кулланучылары Buhtrap вирусы белән зарарлануы турында билгеле булган иде. Ул «банк-клиент» системасы аша компаниянең акчаларын урлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев