Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ford Fiestaны үзебездә җыялар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Чарага шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов та килгән иде. Тантаналы өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Чарага шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, Форд Соллерс президенты Тед Каннис, Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов та килгән иде.

Тантаналы өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан лидеры эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автомобильләрне сынап карау мәйданчыгында булды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобиль бизнесында кыенлыклар булуга карамастан, Форд Соллерс компаниясе үз җитештерүен дәвам итә. "Әлеге компания яңа җитештерү линияләрен җентекләп әзерли. Шушы предприятиене модернизацияләүгә генә инвестицияләр 400 млн доллар күләмендә бүлеп бирелде. Татарстанда заманча югары технологияле җитештерү барлыкка килде, ул бүген безнең илгә бик кирәк", - диде Рөстәм Нургали улы.

Республика җитәкчесе инвесторларга аерым рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, якын киләчәктә Форд Соллерс президенты Тед Каннис Россиядә үз эшен тәмамлый. "Мин аңа яңа эш урынында да шундый ук уңышлар телим. Ышанам ки, ул Россияне онытмас: монда аны хөрмәт итүче кешеләр күп. Без гамәлгә ашырырлык бурычлар күп әле", - диде Рөстәм Нургали улы.

Форд Соллерс президенты Тед Каннис, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка республика җитәкчелеге тарафыннан даими ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Форд компаниясе Россиядә ышанычлы эшлекле багланышлар урнаштырды.

Шулай ук сәламләү сүзе белән Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов чыгыш ясады.

Аннары шунда катнашучыларга Чаллы заводында җитештерелгән беренче Форд Фиеста автомобильләрен күрсәттеләр (седан һәм хэтчбек кузовында). Соңыннан Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре яңа автомобильләр фонында фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев